Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Президент әйтте: Рөстәм Миңнехановның татар авыл эшмәкәрләренә җиткергән 10 фикере

Мартның беренче өч көнендә Татарстан VII Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре съездын кабул итте. Кичә съездның пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бөтен илдән җыелган татар авыл эшмәкәрләренә Президент нинди киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде соң?

news_top_970_100
Президент әйтте: Рөстәм Миңнехановның татар авыл эшмәкәрләренә җиткергән 10 фикере

"Татарлар артырга тиеш!"

“Барыгызга да, эшегездә уңышларга ирешү белән бергә, матур итеп балалар үстерүне дә телисем килә. Иң мөһиме - безнең татарлар артырга тиеш. Шуңа күрә һәммәгез дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирегез. Балалар күп тусын, алар бәхетле булсыннар. Сез - күпбалалыкның үрнәге булырга тиеш”.

"Сез авыл яшәешенә сулыш өргән катлам"

“Барысын да эшләп була, тик акчасыз түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз әйбәт барса, әгәр дә зәкәтне вакытында тапшырып, ул акчалар гел дөрес юлда кулланылса, әлбәттә, без күп кенә эшләр эшли алабыз. Рәхмәт сезгә, татар эшмәкәрләре! Сез авыл җирендә үз тамагыгызны гына кайгыртмыйча, эш урыннары булдырып, авыл яшәешенә сулыш өргән катлам”. 

"Авыл - милләт өчен нигез" 

"Безне барыбызны да милләтнең киләчәге борчый. Нишләрбез, нәрсә булыр безнең белән? Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл ул нигез булып тора. Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз. Әлбәттә, без авылны  хөкүмәт хисабына гына күтәрә алмыйбыз.  Авылларда сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, эш булмаса,  авылның киләчәге һәм тормышы юк".

"Без татарча сөйләшергә тиеш"

“Без, үз телебезне саклау өчен, аны үзебез кулланырга тиеш. Бүген чыгышлар татар телендә булды. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Оялырга ярамый. Безгә һәммәбезгә дә татарча өйрәнергә тырышырга, шушы юлны үтәргә тырышырга кирәк. Кыска гына булса да, безнең чыгышлар татар телендә икән, бу - бик әйбәт күрсәткеч. Сез - безнең үрнәк, татар - халкының уңган-булган егетләре-кызлары. Әгәр дә сез татарча сөйләшсәгез, башкалар да үзгәрәчәк. Әгәр дә без үзебезнең телне кирәк дип тапмасак, кемгә кирәк ул? Шуңа күрә, беренче чиратта, безнең үзебезгә үрнәк күрсәтергә кирәк. Булдырганча, үз фикерегезне татар телендә белдерергә тырышыгыз”.

"Чит төбәкләрне татар теле укытучылары белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәкбез"

“Һәр төбәктә дә татар мәктәбе юк. Шуңа да без татар телен өйрәтү юнәлешендә башка өлкәләр белән эшләргә риза. Әмма укытучылар әзерләргә кирәк. Әгәр дә сез Татарстанга, безнең педагогия училищеларына кадрлар җибәрсәгез, без аларны кабул итәрбез. Укыту процессларына ярдәм итә алабыз. Татарлар яши торган авылларда тел өйрәнү мәсьәләсен без бергәләп хәл итә алабыз. Иң уңае - безнең мәчетләребез. Татар имамнары булган мәчетләрдә бу мәсьәләләрне оештырырга кирәк. Мәчет ул - дин генә түгел, ул гореф-гадәтләр һәм башка мәсьәләләрне хәл итә торган урын”.

"Татар авыллары турында тапшырулар кирәк"

“Авыл тормышы, авылда эшли торган кеше - бөтенләй икенче, андагы гаиләләр икенче. Авылда балалар эшне яратып үсә, эш күреп үсәләр. Сезне үрнәк кешеләр дип күрсәтергә кирәк. Шуңа да татар авыллары турында тапшырулар булырга тиеш”.

"Аралашып яшик"

"Һәммәгезнең ниндидер тарихы, тәҗрибәсе бар. Бер-берегез белән аралашып, фикерләшеп яшисез. Бу безнең өчен дә мөһим. Сезнең белән сөйләшеп, сезне нинди мәсьәләләр борчуы турында без дә белергә тиеш. Хәл итү юлларын да бергә эзләргә тиешбез".

"Товарларыгызны интернет-кибетләрдә дә тәкъдим итегез"

"Үзегез җитештергән товарларны Россия күләмендә генә түгел, чит илләргә дә чыгару юнәлешендә эшләргә кирәк. Интернет кибет дигән әйбер бар, дөнья шунда күчеп бара. Шушы юнәлешне алсак, без үзебезнең продукция белән күп илләргә чыга алабыз".

"Авылыгызга ярдәм итегез"

"Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз. Без моңа әзер".

Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләренең VII съездына Россиянең 37 төбәгендәге татар авылларыннан, шул исәптән Татарстан районнарыннан 750  кеше -– кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре җыелды. 

***
Татарстанда бүген авылга ярдәм күрсәтүгә һәм авылны үстерүгә юнәлгән күп кенә республика программалары гамәлгә ашырыла. 2017 елда алар 37әү иде, быел – 38 программа.

Быел Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты узачак, аның күп өлеше хәләл индустриягә багышланачак. Татарстан Президенты татар авыллары эшкуарлары, бу мәйданчыкны файдаланып, яңа базарларга чыга алачак, дип билгеләп узды.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100