Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 миллион тонна икмәк: Авыл хезмәтчәннәре еллык хезмәтнең әҗерен күрә

Быел Татарстанда 5 млн тонна икмәк җыеп алдык дип сөенәбез. Шушы сан артында игенчеләрнең көндәлек фидакарь хезмәте ята. Икмәк уңгач, эше дә күп. Комбайнчылар басудан кайтып керми: көн корысында таңнан алып төнгә кадәр уракта. Әмма еллык хезмәтнең әҗере дә бар - быел игенчеләрне Казанда хөрмәтләделәр.

news_top_970_100
5 миллион тонна икмәк: Авыл хезмәтчәннәре еллык хезмәтнең әҗерен күрә

– Быел узган ел белән чагыштырганда, авыррак булды. Эш күләме зур. Яңгырлар явып ипиләр егылып беткән иде, алырга авыррак булды. Гектарына 60 центнер чыкты, бу нык әйбәт нәтиҗә, Узган ел 40 центнер иде. Комбайнда 10 ел эшлим инде. Яңгыр явасын белсәк, төнге 1 ләргә кадәр дә эшләгән көннәр булды, - ди Тукай районы "Ирек" хуҗалыгы комбайнчысы Вәфир Сәхәбиев.

   Тырыш хезмәт макталырга да тиеш. Авыл хезмәтчәннәренә бүген Казанда кадер-хөрмәт күрсәтелде. Уңыш бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тантанага җыелганнарны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Һәм, әлбәттә, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз канаты астында эшләүче хезмәткәрләренә иң җылы теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

                        Безнең халык - авылның төп хәзинәсе

 - Соңгы елларда һава шартлары кулай булмаса да, Татарстанда потенциалны саклап кала алдык һәм лаеклы уңыш җыеп алдык, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Без шикәр чөгендеренең дә рекордлы уңышын көтәбез. 2,8 млн тоннадан артык, бәлки, 3 млн тоннага да җитәр", - дип белдерде Президент. Ул авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы буенча Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгылар сафында, Идел буе федераль округында беренче урында булуын билгеләп үтте. 

- Авыл хуҗалыгы - безнең икътисадның төп тармагы. Аңа җитештерелгән продукциянең тулай төбәк җыемының 11 процент өлеше туры килә. 2017 елда сөт җитештерү 2,2 процентлык үсеш кичереп, 1,8 млн тоннадан артык булыр дип көтелә. 500 мең тоннага якын терлек һәм кош ите җитештереләчәк", -  дип Президент Татарстанның үз халкын да продукциянең төп төрләре белән тәэмин итүен, моннан тыш шактый күләмен Россиянең башка төбәкләренә дә чыгаруын билгеләп узды. "Республика товар җитештерүчеләре продукциясе һаман да көндәшлеккә сәләтле була бара. Бу - агрономнар, терлекчеләрнең, мехаризатор, ветеринарларның күпсанлы коллективларының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Безнең халык - авылның төп хәзинәсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең товар җитештерүчеләрнең продукциясе һаман көндәшлеккә сәләтле була бара", - ди Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның терлекчелек һәм сөтчелек буенча да һәрвакыт үсеш кичерүен билгеләп узды.

Президент республикада кече хуҗалык формаларына зур игътибар бирелүен билгеләп узды. Бүген Татарстанда 450 мең шәхси ярдәмчел хуҗалык, 4 мең 700дән артык фермерлык хуҗалыгы, 1200ләп гаилә фермасы бар. "Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы алар өлешенә туры килә"", - дигән сүзләрен зал алкышлар белән хуплады.

Республикада эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Быел терлекчелек комплекслары, элеваторлар, терлица комплекслары төзелеше һәм аларны яңартып кору дәвам иттерелә - бу гомуми инвестицияләр күләме 25 млрд сум булган 20дән артык эре объект. Аыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү инфраструктурасы үсеш ала. Быел авыл җирлегендә агросәнәгать парклары төзелеше программасы башланды. 

- Соңгы елларда авылларда халык көнкүрешен арттыруга, территорияләрне ямьләндерүгә, заманча социаль инфраструктура булдыруга зур игътибар бирелә, дип - республика башлыгы 37 программаның төп өлеше авыл җирлегенә йөз тотуын әйтте. Бу эш алдагы елларда да дәвам иттереләчәк, дип ышандырды.

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына да аерым рәхмәтен белдерде. "Сезгә бай тәҗрибәгезне яшьләргә күчерүегез өчен рәхмәтлемен. Сезнең хезмәт безгә үрнәк", - диде ул. 

Кунак буларак чакырылган ветераннарның берсе - Саба районы "Искра" хуҗалыгында 1973-1986 га кадәр колхоз рәисе булып эшләгән Габделмәннаф абый Әхтәмов. "Мондый уңыш күңелле күренеш, икенче тапкыр кабатлана, бервакыт алынган иде инде 5 млн тонна. Бу зур уңыш", - ди ул. Моннан алдагы елларда уңышның мактанырлык булмавын ул һава торышына гына сылтап калдырмый. "Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Һава торышы соңгы 6-7 елда уңай килмәде бит инде, корылык булды, аның тискәре тәэсире булмый калмый. Тыршылык та җитмәгәндер, бәлки", - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. 

Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен тәбрикләп, Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Рөстәм Миңнеханов исеменә телеграмма юллаган. Анда 5 млн тонна уңыш җыйган Татарстан игенчеләренә дан-шөһрәт сүзләре. “Ел саен республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең фидакарь хезмәте безнең халыкның, шулай ук эшкәртү сәнәгатенең тукландыруга һәм чималга ихтыяҗын канәгатьләндерә. Быел республика аграрийлары чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгы производствосын югары дәрәҗәдә алып баруларын раслады. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен мул уңыш – 5 млн тонна икмәк белән котлый. Аграрийларның осталыгы, көн саен агротехнологияләрне үстерү һәм производствога яңа преспективалы эшләнмәләр кертүе киләчәктә дә үсемлекчелек продукциясен югары дәрәҗәдә саклап калырга булышачагына ышанам. Шул рәвешле, Россия Федерациясенең азык-төлек иминлегенең дә ышанычлы нигезе булачак”, - дигән юллар бар телеграммада.

                     "Бүгенге тантана чын мәгнәсендә тарихи вакыйга"

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев уңыш бәйрәменең зур көч түгеп ирешелгән бәйрәм булуын билгеләп узды. 

- Ата-бабаларыбыз гомер-гомергә, буыннан-буынга һәрвакыт зур уңышларга, зур терлекчелек продукциясенә өмет баглап яшәде. Әйтергә кирәк, хәзерге уллары-кызлары, аларның нинди хезмәт куйганнарын истә тотып, ризыкның ничек итеп өстәлгә килеп эләккәнен күреп үскән, тормышның бөтен авырлыклары белән очрашкан буынга рәхмәт йөзеннән шундый мул уңыш өчен тырыша. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне – бөтен халык бәйрәме, зур көч түгеп, фидакарь хезмәт белән ирешелгән бәйрәм. Бүген республика ирешкән нәтиҗәләр – игенчеләр, терлекчеләрнең көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге тантана чын мәгнәсендә тарихи вакыйга. Моның кадәр уңыш алып, бу чаклы сөт җитештергән юк иде әле. Сөт җитештергән республика авыл хуҗалыгында иң зур дәрәҗәдә эшли белә торган төбәк булып санала. Һәрвакыт шулай булды һәм шулай булачак та! Киләчәктә дә матур итеп эшләргә язсын! – дигән теләктә калды Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, республиканың барлык тармакларда да үсеш алуы, бөтен ил өчен үрнәк булуы безнең халыкның булдыклылыгы, тырышлыгы турында сөйли. "Без эшли белүебезне күрсәттек, бу барыбызның да казанышы. Нык рух, күтәренке күңел белән эшләргә язсын!” – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов турында да мактап сөйләде. “Булдыра, һәркемгә җаен таба белә, үз эшенең остасы, талантлы, булдыклы. Безгә аның кадерен белергә кирәк”, – диде.

             Вәгъдәне үтәдек

Министр Марат Әхмәтовның ихластан куануы чыгышындагы һәр сүзендә аермачык ярылып ята иде. Шулай булмый мени - 2008 елдан соң әллә ни шәптән түгел иде бит иген уңышы. 

- Бүгенге бәйрәм шәхсән минем өчен бик күңелле. Берничә ел дәвамында күңелне үтәлеп бетмәгән бурыч-вәгъдәләрдән авыр хисләр борчып торды. Бүген исә без намуслы рәвештә республикабызның барлык игенчеләре, хезмәтчәннәре белән берлектә, шушы бурычларны үтәдек, – дип билгеләп узды Марат Әхмәтов чыгышында.

Министр әйтүенчә, алдагы елларда да, хезмәте, тырышлыгы да зур булды, чыгымнары да аз тотылмады, әмма табигать шартлары гел уңай килеп тормады. 

- Авыл хуҗалыгына карата хакимияттән игътибар, дәүләттән ярдәм зур булды, әмма тармак нәтиҗәләре мондый мөнәсәбәткә тәңгәл үк килеп бетми иде. Безгә югары күрсәткечләр кирәк, безнең мул уңыш аласыбыз килә иде. Бу ел уңышлы булды. Иген кырында аның язмышын игенче генә хәл итми. Барчабызның зур тырышлыгы бу. Авыл хуҗалыгы потенциалы бик югары. Без нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Аерым районнарның, хуҗалыкларның әле нәтиҗәләрен яхшыртасы, башкалар белән тигезләштерәсе бар. Бу ел күрсәткечләре безгә киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешерлек итеп эшләүгә җирлек тудыра. Авыл хуҗалыгы тагын да куәтлерәк булырга сәләтле икәнен исбатлаячакбыз. Имин, матур тормышлар! Барыгызга да мең рәхмәт! Исәнлек-саулык барчагызга! – дип тәмамлады Марат Әхмәтов котлау чыгышын.

Тантана җыр-бию белән үрелеп барды. Татар эстрадасы җырчылары, шул исәптән Салават Фәтхетдинов җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде. Вика Цыганова чыгышы исә үзе зур сюрприз булды.

  Белешмә өчен. 2017 елда иген игүчеләр 5 млн тонна икмәк җыеп алды. 1,4 млн тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә, 2,8 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу ниятләнә. Үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы районнардан Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Актаныш, Нурлат, Балык Бистәсе, Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Әлки мактауга лаек.







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100