Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кош гриппы корбаннары: “Авыл җирендә яшәп, бер тавыгың да булмагач, күңелем үсми, өйгә кайтасым да килми”

Татарстанның көньяк-көнбатыш районнары халкы хафада: биредә “кош гриппы” дигән мәкерле авыру йөри. 17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә тикшерелгән беренче үле кош республикага афәт килүен хәбәр итте. Бүген Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнарында карантин.

news_top_970_100
Кош гриппы корбаннары: “Авыл җирендә яшәп, бер тавыгың да булмагач, күңелем үсми, өйгә кайтасым да килми”

Әлеге районнардагы шәхси хуҗалыкларда дистә-дистә тавык-чебеш, үрдәк юк ителде.

Бүген Буа районында кош гриппының дүрт очрагы ачыкланган. Болар – Вольный Стан, Ташкичү, Түбән Наратбаш авыллары. Буа – Чувашиянең Яльчик районына терәлеп диярлек тора. Шуңа күрә биредә Буа-Яльчик автоюлының 36 чакрымында полиция-ветеринария контроль пункты эшли. Шулай ук Ульян өлкәсе дә кош гриппы буенча үрнәк өлкә түгел. Шунлыктан, кичә Буа районында, Казан-Ульян трассасының 136 чакрымында икенче контроль посты эшли башлады.

“Татар-информ” хәбәрчесе Буа районына барып, постлар эшчәнлеге белән танышты һәм кош гриппы ачыкланган хуҗалар белән аралашты.

“Улым үрдәкләр алуга каршы булды”

Ташкичү авылында яшәүче Резеда Хәйбуллова: “Театр булды бит безнең тавыклар” дип сөйләнеп каршы алды безне.

Хәйбулловларның ишегалдына үтәбез, биредәге хәтфә бәбкә үләне “рәхәткә чыккан”: кош-корт таптамагач, гөрләп үсеп утыра.

– Маллар асрамыйбыз, тавыкларыбыз күп иде, җәен үрдәкләр алып үстерәм. Ел да бройлер чебиләре дә ала идем. Быел ни сәбәпледер анысына чират тимәде. Ходай саклагандыр инде, аларын да төяп җибәрер идем, - дип башлады сүзен Резеда ханым.

Хәйбулловларда “кош гриппы” вирусы 21 июль көнне табыла. Резеда ханым безне әлеге хәлгә ничек таруы турында таныштырып үтте.

– Ике атна элек капка төбенә үрдәк сатучы машина килеп туктады. “Апа, үрдәк алмыйсызмы?” ди. Улым башта ук каршы булды, “Алма, кирәкми” диде. Мин инде капка төбенә үк килгәч, алыйм дип кызыктым. Бик матур үрдәкләр иде, карап туйгысыз. 180 сумнан 20 үрдәк алып калдым. Каян килеп сатканнарын да белмим, сорап та тормадым. Кич җитеп килә иде, йөгереп чыктым да, тартмага тутырып алып кердем. Чувашиядә “кош гриппы” икән дигән сүзләр йөрсә дә, кем уйлаган бит, кем уйлаган! Бер генә дә шикләнеп карамадым, - диде ул.

Үрдәк алганнан соң күп тә үтми, хуҗалыкта тавыклар кырыла башлый. Хуҗабикә бер сәбәпсез үлеп яткан тавыкларына 21 июль көнне иртән юлыга.


    – 21 көнне иртән тавыкларны чыгарыйм дип, кетәклек ишеген ачкан идем, ике якта ике тавык үлеп ята, - дип сөйли Резеда ханым. – Үзләре дә шикле, йөзләре матур түгел. Тик торганнан тавык үлми бит, тиз генә участок ветеринария пунктына киттем. Мин аннан әйләнеп кайтканчы, тагын берсе тәгәрәп ята. Буадан мал табиблары килеп, бер тавыкны экспертизага алып киттеләр. Шул ук көнне кичен хәбәре дә килде дә. “Сездә кош гриппы” диләр. Өстемә бозлы су койгандай булды. Нишләргә, халыктан да уңайсыз, үзебез өчен дә куркам. Барлык кош-кортны, тавык йомыркаларын да капчыкларга төяп алып киттеләр. Тавыкларым кызганыч. Барысы да өйнекеләр иде. Басып чыгарган тавыклар. Шулай итеп, бер кичтә 25 тавык, 20 үрдәккә ясин чыктык. Аннан соң инде төнге 12гә кадәр йогышсызландыру эшләре башкардылар. Кош-корт торган ояларны, алар йөргән юлларны, бакча якларын барысын да эшкәрттеләр. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шәкүровка рәхмәт, төнгә кадәр кайнаштылар шушында.

    Резеда ханым үлгән тавыкларның төс-кыяфәтләренә дә игътибар иткән.

    – Йөзләре куе чия төсенә кергән иде, шуңа да шикләндем. Үрдәкләрнең берсе дә үлмәде, аларда теге яки бу сәерлекләр дә сизелмәде, - ди хуҗабикә ханым.

    Бу көнне тагын авылда кем үрдәк алган – Резеда ханым бу хакта белми.

    – Фәлән җирдә кош гриппы табылган дигән сюжетларны телевизордан гына карап белә идек. Үз башыңа төшү бөтенләй икенче төрле. Тавык-чебеш алганда да бик сак булырга кирәк икән. Без бит инде авыл халкы документ сорау дигәнне белмибез. Карарга кирәк икән шул. Башкалар да аң булсын иде. Аннан соң, кош-кортларда теге яки бу билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ветеринария берләшмәләренә мөрәҗәгать итегез, - диде ул.

    Резеда Хәйбуллина быел, карантин вакыты чыккач та, бер кош-корт та алмаячак. Шундый карарга килгән.

      – Нинди алу, юк-юк, алмыйм, куркам, шикләнәм. Киләсе елга алырмын, бәлки. Анысын өздереп әйтә дә алмыйм, - диде ул.

      “Ел саен бер сатучыдан алабыз”

        Вольный Стан авылында яшәүче Рәмзия Сафиуллина безне капка төбендә үк каршы алды.

        -Авыл җирендә яшәп, бер тавыгың да булмагач, күңелем дә үсми, кәефем дә юк, өйгә дә кайтасым килми, - диде ул.

        Сафиуллиннарның 23 тавыгы, 20 үрдәге юк ителгән. Кайчандыр үрдәк бакылдавына күмелеп торган алгы бакча буш. Бары тик аларның истәлеге булып, аяк эзләре генә калган. Тавык кетәклекләрендә дә үле тынлык.



        – Пенсиядә инде мин, маллар асрамыйбыз. Тавыклар да, үрдәкләр генә иде. 5 июль көнне 180 сумнан 20 баш үрдәк алып калдым, - дип сүз башлады Рәмзия ханым.

          Рәмзия ханым үрдәкләрне ел саен ала торган эшмәкәрләрдән ала. Әмма ул да документ карап торуны башына да китерми.

          – Сатып алганда нинди документ карап торасың инде? Кем сата – шуннан алып калабыз. Чувашия республикасының Согыт дигән авылыннан килеп саттылар. Бер айлык үрдәкләр иде, - диде ул.

          Әлеге хуҗалыкта да иң элек тавыклар үлә башлый.

          – Башта икешәр-өчәр, аннары өчәр-дүртәүләшеп үлә башладылар. Сулары да, ризыклары да алдында. Нәрсәгә үлә соң болар, кызу микән дим уйлап йөрдем. Ике көннән соң гына авыл җирлегенә шалтыраттым. Алар Буа ветеринария берләшмәсенә хәбәр иткәннәр. Шуннан белгечләр килеп, үлгән тавыкларны лаборатор тикшеренүгә алып киттеләр. Шул ук көнне “кош гриппы” ачыкланды. Төне буе дезинфекция ясадылар, - ди Рәмзия ханым.



          Хуҗабикә кош-кортлары шулай эзсез диярлек югалуга һаман ышанып бетә алмый.

          – Көндез менә монда торды үрдәкләр, - дип урамдагы махсус урынны күрсәтә ул. - Кичкә алгы бакчага кертә идем. Бик кызганыч шул, бик жәл. Ашатып тордым бит мин аларны, бәби карагандай карадым. Үрдәкләр иртәнге биштән бакылдарга тотыналар иде, тып-тыныч хәзер, - ди ул.

          Сафиуллиннарның 20 үрдәге белән бергә, 23 тавыгы да яндыруга дучар була.

            – Тавыкларны да, үрдәкләрне дә, тавык йомыркаларына кадәр төяп җибәрдем. Катнаш азык ашата идек, алары да өелеп калды, әнә... Кош-корт алыр идем дә, әле ярамый бит. Болай ишегалды бигрәк ятим. Авыл җирендә тавыксыз да яшәп булмый инде ул, - ди Рәмзия Сафиуллина.

            Ике хуҗалык та үрдәкләрне 180 сумнан сатып алган. Димәк, 3600 сумлык чиста зыян дигән сүз. Ике атна эчендә күпме тәрбия кергән аларга, күпме азык-төлек ашатылган. Хәйбуллиннарның тавыклары үзләренеке, шунысы белән кадерле. Сафиуллиннар өч ел элек 250шәр сумнан алган булган.

            Карантин чаралары тәмамланганнан соң зыян күрүче хуҗалыкларга хөкүмәт тарафыннан компенсация булырга мөмкин. Әмма бу әле тәгаен билгеле түгел. Бу хакта без шушындый башка очракларда булганнан чыгып кына фараз итеп әйтәбез. Бирелергә мөмкин сумманың күләме хакында да фаразлау әлегә урынсыз.

            Ветеринарлар көне-төне эштә

            Буа ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шәкүров сүзләренчә, районда кош гриппын кисәтү буенча кайнар режимлы эшләр алып барыла. Кош гриппының нинди авыру икәне, аның билгеләре һәм кош-корт сатып алуга чикләүләр турында авыл халкына сөйләнгән, махсус белешмәлекләр таратылган. Буа ветеринарлары Чувашиядән вирус кермәсен өчен тәүлек буе кизү тора.

            – Чувашиядә кош гриппы расланды дигәч, Буа муниципаль районында гадәттән тыш эшләр буенча комиссия төзелде. Аның эшенә барлык авыл җирлеге башлыклары, мал табиблары, күп күләмдә кош-корт асраучы шәхси хуҗалыклар чакырылды. Комиссия карары белән, Яльчик-Буа автоюлының 38 нче чакрымында полиция-ветеринария контроль пункты төзелде. Анда ике смена тәүлек әйләнәсе кизү тора. Чувашия ягыннан кергән һәр машина тикшеренү үтә. Йөк машиналарының тәгәрмәчләрен “Орбицид” белән юдыралар, җиңел машиналар “Кемицид” исемле махсус йогышсызландыргыч препарат сибелгән юлдан үтә, - диде районның баш ветеринары.

            Булат Шәкүров сүзләренчә, районда терлек һәм колхоз базарында кош-корт һәм кош-корт продукциясе сату туктатылган.

            Бүгенге көндә Буа районында кош гриппының 4 очрагы теркәлгән. Бу – Вольный Стан, Ташкичү һәм Түбән Наратбаш авылларында.

            Беренче очрак 21 июль көнне килеп чыкты, шул ук көнне анализлар авыруны раслады, диде Булат Шәкүров.

            “Чувашиягә моннан өч чакрым”

            Буа-Яльчик чигендәге контроль посты Чувашия ягыннан килгән бер генә машинаны да игътибарсыз калдырмый. Һәрберсен туктатып, документларын сорый, салонны һәм багажникны карый.


            – Бу – Чувашия белән Татарстан чиге. Без басып торган урыннан Чувашиянең беренче авылына 3 чакрым ара, - диде ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсенең Апас районы буенча территориаль инспекторы Зөфәр Мәҗитов. – Чувашиядән Татарстанга кош гриппы вирусы кабат килмәсен дип кизү торабыз. Юлга җәелгән пычкы чүбенә йогышсызландыручы эремә сибелгән. Барлык җиңел машиналар шуннан үтә. Бу якка таба хәрәкәт итүче машиналарны туктатып, салон һәм багажникларда кош-корт яки кош-корт продукциясе барын-югын тикшерәбез. Йөк машиналарына өстәмә дезинфекция ясыйбыз. Шуннан соң һәрберсен махсус журналга теркәп, шоферларга талон бирәбез. Анда дезинфекция ясалу турындагы хәбәр языла, - диде инспектор.

            Зөфәр Мәҗитов сүзләренчә, халык әлеге эшнең кирәклеген аңлый, баш тартмый. Бу поста, карантин башланган бирле 500гә якын йөк машинасы йогышсызландырылган.

            Инспектор кош гриппын кисәтү өчен саклык чаралары турында да искәртеп узды.

            – Киек кошлар белән йорт кошлары арасында контакт булмасын. Азык-төлекне ачык һавада калдырмагыз, киек кошлар төшеп ашый алмасын. Йорт кошларын ачык сулыклардан су эчермәскә тырышыгыз. Киек кошлар азык-төлек амбарларына кермәсен.


              - Карантин вакыты чыгып, кош-корт алырга уйласагыз да, авылларда сатып йөрүчеләрдән алмаска, махсус базарлардан гына сайларга кирәк. Сатучы турында күбрәк белешү дә, кош-кортның каян китерелүен белү, белешмә һәм документлар сорау да файдага, - диде Зөфәр Мәҗитов.

              Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә  – үлем. Бүген бер чеби, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент.

              Кош гриппы – тиз йогышлы көчле авыру. Авыруны башлыча күчмә кошлар тарата. Тавык, күркәләргә бу авыру бик тиз йога. 1997 елда кош гриппының кешеләргә дә йога торган штаммы тарала. 1997 елда Кытайда бу чирне йоктырган кешеләрнең 60 проценты үлә. 2002 елда инфекциядән Голландиядә бер кеше, 2013 елда Кытайда 32 кеше үлеме теркәлә. Инфекцияне йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек бу чирдән үлә. Инфекциянең кешедән кешегә йогу очраклары ачыкланмаган, ул бары тик кошлардан гына кешегә күчә. Чирле кош продукциясен ашап инфекцияне йоктырган очраклар ачыкланмаган – 70 градустан югарырак температура кош гриппы вирусы үлә. 



              Комментарийлар (0)
              Калган символлар:
              news_right_column_1_240_400
              news_right_column_2_240_400
              news_right_column_3_240_400
              news_bot_970_100