Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Казан” агропаркы: җитештерүчеләргә - түбән аренда хакы, сатып алучыларга - кулай бәяләр

Халык телендә "агропарк" дип кенә йөртелүче “Казан” агросәнәгать паркы” акционерлык җәмгыяте оешканга быел май аенда биш ел була. Шул уңайдан паркның генераль директоры Олег Власов журналистлар белән очрашты һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү тәртибе, үсеш перспективалары турында сөйләде.

news_top_970_100
“Казан” агропаркы: җитештерүчеләргә - түбән аренда хакы, сатып алучыларга - кулай бәяләр
“Казан” агросәнәгать паркы – заманча, күпфункцияле технологик комплекс, аның эшчәнлеге республика авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. 


“Ял көнендә 24 меңнән артык сатып алучы килә”

“Казан” агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов бүген агросәнәгать паркында 1 200 эш урыны исәпләнүен әйтте.

- 281 резидент үз продукциясен сата, ипи пешерү, ит, сыр, балык продукциясен эшкәртү цехлары эшләп килә. Мәйданда 18 эшкәртү производствосы бар. 2017 елда 7 000 тонна продукция җитештерелгән. Товар әйләнеше 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен: 2016 елда - 1,35 млрд сум, 2015 елда 1,1 млрд сум булган, - диде ул.





Агросәнәгать паркы биш ел буе халыкка шушы төбәктә җитештерелгән экологик чиста продукция тәкъдим итә һәм шәһәр халкына җирле продукция җитештерүчеләрне таныта. 

- “Фермердан - кулланучыга. Арадашчыларсыз” дигән схема буенча сәүдә итүнең уникаль системасына таянып эшлибез. Шактый күп эшләр башкардык. Кыска вакыт эчендә “Казан” агросәнәгать паркы алга китте – шәһәр халкы арасында да, сатучылар – төбәк җитештерүчеләре - арасында да үз йөзен булдырды. Эш көннәрендә агросәнәгать паркына 7-8 мең, ял көннәрендә 24 меңнән артык сатып алучы килә. Бу безнең өчен яхшы күрсәткеч, - дип билгеләп узды Олег Власов.

“Фермерлар өчен кунакханә эшли”

Генераль директор авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү юнәлешендә системалы эш алып бару, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекләр хакында да сөйләде.





  - Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә  уңайлы шартлар булдыру кирәклеген билгеләп узды. Моны исәпкә алып, бу өлкәдә зур эшләр алып барабыз. Җитештерүчеләрнең эшчәнлеген җайга салу өчен аренда урыннарын түбән бәядән тәкъдим итәбез, сату өчен кулай булган урыннарны билгелибез. Фермер урынны үзе сайлап ала. Аренда бәясе кыйммәт түгел. Бу бәягә бөтен сумма – эш урыннарын, склад, суыткыч урыннарын, җиһазларны арендалау бәясе, коммуналь чыгымнар һ.б. керә. Ерак районнардан килгән фермерлар өчен кунакханә, арендаторлар өчен офис үзәге эшли. Җитештерүчеләр агросәнәгать паркында барлык төр хезмәтләрдән 50 процент ташлама белән файдалана. Әлегә ташламадан 30 кеше файдаланды. Фермерлар һәм үзләре үстергән товарны гына сатучы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре “100% сыйфат белән Татарстанда җитештерелгән” билгесе белән тамгалана. Бу товарны сатуда ярдәм итә, сатучыга продукция сатып алганда юнәлеш бирә, - диде ул.

Генераль директор сентябрь аенда ачылган “Фермер утарчыгы” сату ноктасы турында да әйтте. Биредә Татарстан фермерлары тәкъдим иткән сөт ризыклары, йомырка, кош ите, яшелчә сатыла. Олег Власов фикеренчә, үз продукциясен сата алмаган фермерлар өчен сату ноктасы бик уңайлы. “Җирле җитештерүчеләргә сатуда һәм сатып алучыга сыйфатлы продукт алуда ярдәм итә”, - ди ул.

“16 тонна сыйфатсыз продукция ачыкланды”

“Казан” агросәнәгать паркында узган ярминкәләрдә 100 дән артык резидент үз продукциясен сата. 30 төрдән артык авыл хуҗалыгы продукциясе ассортименты тәкъдим ителә.



- Ит, балык, сөт һәм май продукциясен, ярымфабрикатлар, яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимеш, консервалар һәм камыр ризыкларының сыйфатын һәрдаим күзәтеп торабыз. Продуктларның экологик чиста, сыйфатлы, тәмле булуы безнең өчен бик мөһим. Һәр сатып алучы безнең өчен кадерле. Комплекс каршында эшләүче Казан шәһәрнең “Госветобъединение” ДБУ структур бүлеге – ветеринар-санитария экспертизасы лабораториясе эшчәнлеге ярдәмендә тәкъдим ителгән ассортиментның сыйфатын тикшерәбез. 2017 елда барлыгы 133 000 тикшерү үткәрдек. 16 тонна сыйфатсыз продукция ачыкланды. Сыйфат ягыннан начар, ветеринарлар биргән документларга, күрсәткечләргә туры килмәү аркасында тикшерү узмаган продукция сатучыга кире кайтарыла, - дип сөйләде генераль директор.

“Сатуга йогуртлар чыгарырга телибез”

Олег Власов эшне башлаганда җиңел булмавын әйтте. Комплексны карап тоту чыгымнары зур, ди ул. Комплекста яңа эшчәнлек юнәлешләрен керткәннән соң гына соңгы ике елда товар әйләнеше 1,5 миллиард сумга җиткән.




- Табыш алу безнең төп максатыбыз түгел. Чыгымнар елдан-ел арта бара. Коммуналь түләүләр, урыннар арту белән бәйле мәсьәләләр гел күзәтелә. Шуңа күрә ассортименты киңәйтү юнәлешендә эш алып барабыз. Күптән түгел "пыяла аша" күзәтеп була торган өч производство эшли башлады. Якын киләчәктә сөт эшкәртү производствосы ачарга һәм сатуга йогуртлар чыгарырга телибез, - диде ул.

“Тәҗрибә тупларга башка регионнардан да киләләр”

“Казан” агросәнәгать паркына тәҗрибә тупларга башка регионнардан да киләләр. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән җитештерүчеләрне паркның эшчәнлеге кызыксындыра. “Алар белән бик теләп тәҗрибә уртаклашабыз, фикер алышабыз һәм бу өлкәнең өстенлекле юнәлешләре хакында сөйләшәбез. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ярдәм итү юлларын эзлибез. Елдан-ел Татарстаннан да, Россия төбәкләреннән дә эшмәкәрләр продукция китерергә, сакларга һәм эшкәртергә тели. Безнең тәҗрибәне федераль округлар һәм ерак, якын чит ил вәкилләре өйрәнә, бу безне куандыра. Соңгы тапкыр Казахстан белән Үзбәкстаннан бер төркем эшмәкәрләр килде”, - ди Олег Власов.





Агропарк җитәкчесе Татарстанның 17 районында агросәнәгать парклары ачу тәкъдиме хакында да фикерен белдерде.

“Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны оештыру максатыннан, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген җайга салу өчен,  район үзәкләрендә агросәнәгать парклары ачарга тәкъдим итте. Агросәнәгать парклары оештырырга, шәхси хуҗалыкларга продукция сату мөмкинлеге бирергә кирәк. Ләкин бу бик катлаулы процесс, барысын да исәпкә алып эшләргә кирәк. Әле бу хакта сөйләшүләр бара”, - диде ул.



“Киләчәктә балалар мәйданчыгы эшләргә уйлыйбыз”

“Казань” агросәнәгать паркы югары Европа стандартлары буенча төзелгән, видеокүзәтү, һава җилләтү һәм сафландыру системалары белән тәэмин ителгән, траволаторлар һәм лифтлар белән җиһазландырылган.




Олег Власов киләчәктә агросәнәгать паркын заманча юллар белән үзгәртергә тели.

- Мин видеокүзәтү ярдәмендә сатып алучыларны күзәтәм. Араларында балалары белән килүче гаиләләр күп. Шуңа күрә киләчәктә балалар мәйданчыгы эшләргә уйлыйбыз, - ди ул.



“Алма бакчалары булдырырга кирәк”

Генераль директор халыкны борчыган сораулар хакында да сөйләде. “Бүген кулланучыларның ышанычын яуларга һәм саклап калырга телибез. Бәяләргә килгәндә, артык чиктән арттырып куючылар юк. Җиләк-җимешләрне кыйммәт диючеләр бар. Мин ике якны да аңлыйм. Берәүнең дә тир түгеп, тырышып үстергән продукциясен арзанга сатасы килми. Шуңа күрә акцияләр оештырырга тырышабыз. Җиләк-җимешләр республикага читтән кертелә. Элек авылларда алма бакчалары күп иде. Хәзер бу эшне яңартырга теләүчеләр булса, яхшы булыр иде. Без аларга ярдәм итәргә әзер”, - диде Олег Власов.











Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100