Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күршеләр белән чик бүлешүдән чыккан бәхәсләрне ничек хәл итәргә - кадастр палатасы

Күршең җир кишәрлегеңә керсә нишләргә? Тыкрыкны киртәләп алу законлы гамәлме? Җир бәхәсләренең законлы чишү юлларын “Интертат” хәбәрчесенә Росреестрның Татарстан буенча федераль кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Абдрахманов аңлатты.

news_top_970_100
Күршеләр белән чик бүлешүдән чыккан бәхәсләрне ничек хәл итәргә - кадастр палатасы

Элек-электән җир – кешенең байлыгы булып саналган. Җир кишәрлекләре өчен күпме бәхәс купкан, уңдырышлы җирләрне яулау максатыннан күпме сугышлар булган. Кызганычка, бүген дә, җиргә бәйле “сугышлар” чыгып тора. Аеруча да күршеләр арасында. 

Интертат электрон газетасы да шундый бәхәсләрнең берсе хакында язды. Васильевода яшәүче бер эшмәкәр гараж түбәсеннән су күршесенең – икенче төркем инвалидның ишегалдына ага торган итеп ясаган. Һәм иң кызыгы – бу бәхәсне хәтта судта да хәл итеп булмый.

Росреестрның Татарстан буенча федераль кадастр палатасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Абдрахманов "Татар-информ" хәбәрчесенә бу проблеманы ничек итеп хәл итеп булганлыгы хакында сөйләде. 

– Алмаз әфәнде, җир кишәрлекләрен бүлгәндә яки рәсмиләштергәндә, кешеләр арасында ешрак нинди бәхәсләр туа?

– Кишәрлекләрне ызанлау өчен, күршеләр белән бу чикләрнең дөрес булуын, алар белән бернинди бәхәсләр булмавын раслый торган документ булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр мин үз җиремне ызанларга телим икән, иң элек кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, аның белән килешү төзим. Ул минем теркәү документларын караганнан соң, участокка килеп, теркәү документларына тәңгәл килерлек итеп ызанлый, чикләрне билгели. Менә шул чикләрне раслау өчен күршеләр белән килешү актлары төзелә. Əлеге актны имзалаганда бик күп кенә сораулар килеп чыга.

Сораулар нидән туа? Кемдер аның нәрсә икәнен аңлап җиткерми. "Мин моның нәрсә икәнен белмим", - дип куркып, кул куймаучылар да була. Бу очракта кадастр теркәве уздырып булмый. Чөнки закон буенча ул документ таләп ителә. Күршеләр кул куймый икән, судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күбрәк менә шундый бәхәсләр килеп чыга. Судта исә алар суд экспертизасына кадәр барып җитәргә мөмкин.



 

– Берничә ел участок хуҗасы булып та, күршеләреңнең кем икәнен белгәндә, аларга ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин? Хәзер исә яңа җирләрдән участок бүлү очраклары да бар. Мисал өчен, күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләр. Күршеңне белмәгән очракта нәрсә эшләргә?

– Яңа кишәрлекләрне рәсмиләштергәндә күршеләр белән бәхәсләр еш тумый. Чөнки ул кишәрлекләр бирелгәнче үк кадастр теркәвен үткән була. Аларның чикләрен күрсәтү таләп ителми. Үзегез өчен кирәк дип тапкан очракта, кадастр палатасыннан күршеләрнең кем икәнен белешергә мөмкин. Моның өчен кадастр палатасына формасы Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган запрос бирергә кирәк. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында күршеләрнең адреслары, контактлары булган очракта, шундый сорауны карау нәтиҗәләре буенча бирелә торган выпискада алар күрсәтеләчәк. 

– Күршеләр белән бәхәс килеп чыккан очракта, беренче булып кая мөрәҗәгать итү кирәк? 


– Судка мөрәҗәгать иткәндә, кешенең үзе белән нинди документлары булырга тиеш? 

– Судка мөрәҗәгать иткәндә, җиргә хокукы булуны раслаучы документлар булу шарт. Суд исә процесс вакытында нинди документлар кирәклеген үзе сорый. Шулай ук экспертиза да ясатуы ихтимал.

Әмма, күп кенә судлар хокук теркәү органыннан документ сорый. Шуңа да кешеләр кадастр инженерына бара, кадастр инженеры ызанлау планы төзегәннән соң, документларны безгә китереп бирә. Ə монда хокук теркәү органы күрше белән килешү булмаганга яки бәхәсләр туганда эшне туктатырга, ә карау вакыты чыкканнан соң, бөтенләй теркәүдән баш тартырга да мөмкин. Кеше шул туктату (приостановление) баш тарту кәгазе (отказ) белән судка барырга хокуклы.  

– Күршеләр белән бәхәс темасына кайтсак, килешү актларына имза куйган очракта бәхәс булмавы аңлашыла. Тик конфликтны тыныч кына чишеп булмаганда нәрсә эшләргә?

– Әйткәнемчә, мондый бәхәсне суд ярдәмендә генә чишәргә мөмкин. Суд чикләрне билгели. Анда да өстә санап үтелгән документлар таләп ителә.

Бу очракта судтан, күршеләрнең шәхси имзасыннан башка гына, чикләрне рәсми рәвештә килешенгән булуын раславы таләп ителә. 

– Əгәр күрше минем кишәрлеккә керсә, әмма суд аның бу гамәлен дөрес түгел дип тапса, мин күрше ризалыгыннан башка гына койманы тиешенчә итеп куя аламмы? 

– Əлбәттә, әгәр дә суд карары кулыгызда икән, сез аны гамәлгә ашырырга хокуклы. 

– Еш кына авыл җирлекләрендә тыкрыкларны үзләштерү очраклары күзәтелә. Хәтта тыкрыкны тулысынча ябып куйган очраклар да бар. Моңа бәйле рәвештә кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә була? 

– Бу мәсьәләне чишәр өчен җирле үзидарә органнары, район башкарма комитетында муниципаль контроль дигән хезмәт бар. Шулай ук Росреестр идарәсендә дәүләт-җир контроле хезмәте бар. Аларга мөрәҗәгать була икән, шул урынга барып, участокны карыйлар. Əйтик кешенең кадастр теркәве буенча 10 сутый җире булып, тыкрыкны үзләштерү нәтиҗәсендә чынлыкта 12 сутый килеп чыкса, җирне үзләштерүчегә кисәтү ясала һәм кишәрлекне элеккеге хәленә кайтару өчен вакыт бирелә. 

Тыкрык җир кишәрлеге территориясенә хаталанып кергән, яисә җир кишәрлеге элек шулай булган, тик документлаштырылмаган икән, муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә була.

Хәзер Хөкүмәт җирләрен шәхси кулларга яңадан бүлеп бирү бар. Җирле үзидарә органы ул җирне бирергә каршы түгел икән, шул чагында үзидарә органына гариза язарга кирәк. Шулай итеп, җирле үзидарә органы карары нигезендә өстәмә җирне сатып алырга мөмкин. 



– Ә кишәрлекне киресенчә, киметергә теләгән очракта, нинди гамәлләр кылырга ?

– Күп очракта кеше үз җирләрен зурайтырга тели. Җир кишәрлеген кечерәйтү буенча сораулар бик сирәк туа. Бу очракта ызанланып, кишәрлек теркәлгән булса, участокны икегә бүлеп, үзенә кирәк өлешен калдырып, калганыннан баш тарту өчен хокук теркәү органына гариза язарга кирәк.

 Пай җирләренә килгәндә, кешеләр үзләре теләгән җирдән, дәүләт тарафыннан бирелергә тиешле булган урыннан җир кишәрлеге сайлап алырга хокуклымы? 

– Федераль закон буенча, пай җирләрен рәсмиләштерү өчен кадастр инженерына барырга кирәк. Шулай ук үзе белән җир алырга хокуклы булуы турындагы документларны да үзе белән алырга кирәк. Кадастр инженеры участокны ызанлау проектын ясый. Əгәр дә җирлектәге башка кешеләр каршы килми икән, хокук теркәү органына документларны юллап, ул җирне бүлеп алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100