Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Эшле иткәне өчен рәхмәт!" Авылны саклап калырга дип шәһәрдән кайткан фермер максатына ирешкән

“Яшьләргә авылда эш юк, шуңа шәһәргә китәләр”, дибез. Ә бит үз бәхетләрен туган җирдә табып, тырыш хезмәт итүчеләр дә юк түгел. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Алмаз Шәрипов үз бәхетен туган җирдә тапкан. Авылда эш юк диючеләргә үзенең хезмәте белән үрнәк күрсәтә ул.

news_top_970_100
"Эшле иткәне өчен рәхмәт!" Авылны саклап калырга дип шәһәрдән кайткан фермер максатына ирешкән
Туган җиренә береккән, кечкенәдән мал-туар арасында кайнашкан егет яшьтән үк авылдан калага китү турында уйламый. Казан дәүләт университетының химия-биология, соңрак экономика факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын терлекчелек өлкәсе белән бәйли. 

2011 елда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында лаборатория бүлеге җитәкчесе булып эшли. Биредә мөгезле эре терлек карау буенча тәҗрибә туплый һәм катнаш азык әзерләп чыгару серләренә төшенә. Соңыннан, тәвәккәлләп, үз эшен ачарга карар кыла. Эшмәкәрлекне нинди юнәлештә башларга дигән сорау тумый да – билгеле инде, савым сыерлары үрчетергә. "Сыйлы көнем сыер белән" дигән халык мәкаленең дөреслеген яхшы аңлый Алмаз Шәрипов. Биш ел элек үз эшен башлап җибәрергә җөрьәт иткән яшь фермер. Икеләнеп тормыйча, җиң сызганып ферма төзергә алына.


“Авылда эш юк, халык эшсез дип әйтмәс идем”

Бүген ул 100 баш мөгезле эре терлек асрый. Киләчәктә савым сыерларын 200 башка арттырырга уйлый. Бу теләкне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, ди ул. Берәүләр малын киметкәндә, фермер киресенчә, сыер асрауның файдасын күрә. Кайчандыр шушы эшкә алынганына үкенми. 



- Авылда гомер итәбез бит, шулай булгач, малларны һәрчак асрадык. Авыл җирендә гомер итеп, терлек асрамаган кешеләрне аңламыйм. Кечкенәдән әтинең кул арасына кереп үстем, аңа маллар карарга ярдәм итә идем. Әти гомер буе колхозда председатель булып эшләде, ә әни фельдшер иде. Шәһәргә китәргә исәбем юк. Мәңгәрдә зур йортыбыз бар. Әти-әнием, гаиләм, туганнарым янында яшәү - икеләтә бәхет. Нигә бәхет эзләп читтә йөрергә?!

Казанда яшәп карадым, күңелгә ятмады, мин - авыл баласы. Авыл җирендә үз эшемне ачып төпләнеп калу турында мәктәпне тәмамлаган елларда ук уйлый башлаган идем. Менә хәзер шуны чынга ашырдым. Сыер фермасы ачу отышлы дип уйлыйм. Авылларда тормыш шартлары көннән - көн яхшыра бара. Кыскасы, барлык уңайлыклар да бар. Теләк булса, авылда сыер асрау мөмкинлеге һәркем өчен бар. Дөрес, башлап җибәрергә авыр, шактый күп акча тотыла, ләкин ансыз булмый. Кемнең эшләргә теләге бар, кулыннан эше килә – ул аны эшли, булдыра. Авылда эш юк, халык эшсез дип әйтмәс идем, - ди Алмаз. 


Алмаз Казанга киткәч, кире авылга кайтып фермер булып китәчәге турындагы ниятләренә танышлары башта ышанып бетмәгән. Авылның киләчәге юк, хезмәт хакы аз дип фикереннән кире кайтырга үгетләүчеләр дә булган. Ләкин егетнең эшләргә теләге зурдан була. 


“Ферманың стеналары гына бар иде”

Үз эшен Алмаз Шәрипов Арча районы Утар-Аты авылында 200 гектар җир сатып алудан башлый. Республика программасы буенча алынган акчага ташландык хәлдә булган иске ферма бинасын төзекләндерә. 



- Гөрләп торган шундый зур авылның тынып калуы күңелсез күренеш иде. Авыл тормышын күтәрәсем килде. Бөтен хыялым - авылны саклап калу. Күз курка, кул эшли дигәннәр дөрес икән. Кыш көне карга батып буш җирләрне, җимерек ферма биналарын карап йөргәнем истә. Ферманың стеналары гына бар иде. Күп көч түгәргә туры килде. Ут керттек, идәннәр җәйдек, торак эшләдек, түбә яптык. Бөтенесен өр-яңадан эшләп чыктык.

Ферманы рәсмиләштерү, җир алу мәшәкатьләренә шактый күп вакыт китте. Хәл итә алмаслык зур проблемалар белән очраштым дип әйтә алмыйм. Эшкә тотынганчы чабып йөрергә туры килде инде. Төзекләндерү эшләрен көз көне башлап, җәй аенда тәмамладык.

Әлбәттә, барлык эшләрне башкарып чыгарга дәүләттән бирелгән грантларның ярдәме тиде. Фермаларны өлгертеп керү өчен күп акча тотылды. Мал-туар асрарга теләүчеләргә кимендә 2 миллион сум акча кирәк. Күп чыгымнар таләп ителсә дә, башкарып чыга алдык. Быел янәдән “Лизинг-грант” программасы буенча уздырыла торган конкурста катнашырга һәм ширкәтне зурайтырга телим. Терлек саны ишәя барган саен тагын да киңәергә, мал торакларын арттырырга туры килә, – ди фермер. 



Хуҗалыкны алып бару өчен дәүләт ярдәме - ягулык-майлау материаллары, сөт җитештергән өчен субсидияләр алган. Соңгы елларда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең мөгезле эре терлек асраучыларга карата игътибары артты, ди авыл эшмәкәре.

 

“25 мең түлиләр”

Яшь фермер белән сыерлар торагына узабыз. Бар җирдә чисталык, мал тораклары ялт иткән, терлекләрнең торышы да яхшы – монда тырышлык, тәртип сизелә. Авыл хуҗалыгы таркалу сәбәпле, озак еллар хуҗасыз торып, ярым җимерек хәлгә җиткән ферма димәссең аны бүген. Дөрес, башкарасы эшләр шактый. Ләкин фермер киләчәктә аларны да тиз арада башкарырга ниятли.



- Утар Аты авылы төзек, юллары яхшы. Кибеттә нәрсә кирәк, шул бар. Район үзәге кул сузымында гына. Авыл халкы да бик әйбәт. Мине үз итеп, яратып каршы алдылар. Ферманы төзегәндә дә чит кешеләр чакырмадым. Авылдашлар ярдәме белән “ә” дигәнче төзеп куйдык. Алар булмаса, эш озакка сузылыр, шактый кыенга туры килер иде, - ди Алмаз.



Яшь фермер 22 кешене эш урыны белән тәэмин иткән. Үзенә дә эш күп. Терлекләр янында көне буе мәш килә. Үзе трактор йөртә, кирәк икән, тиз арада сыер торакларын да җыештыра, кәгазь эшен дә башкара.



- Эш башлаганда көчле әзерлек сорала. Исәп-хисапны да белергә, игенче, терлекче, хуҗа да булырга кирәк, - дип билгеләп үтте ул.



40 ел сыер савучы булып эшләгән Рафилә Җәләлетдинова белән аралаштык. “Игенче” колхозы таркалгач, фермерның “Нива агро” ширкәтендә эшли башлый ул.

- Авыл халкы тик ята белми бит инде. Авылда колхоз таркалгач, икенче көнне үк Алмаз янына бардым. Мине генә түгел, күпме кешене эшле итте бит ул. Хәзер ферманы зурайтырга, авыл халкына тагын эш урыннары булдырырга йөри. Улларым да монда эшлиләр, гаражда машина төзекләндерәләр. Гомер буе авылда яшәгән кеше читкә чыгып китә алмый. Алмаз Шәриповка без – авыл халкын эшле иткәне, авылны үстерүе өчен рәхмәт, - ди сыер савучы.



- Хезмәт хакын вакытында аласызмы? – дип кызыксынам.

- Бернинди тоткарлыклар да күзәтелми, гел вакытында алабыз. 25 мең түлиләр. Әле күптән генә хезмәт хакы хисабына 2 бозау сатып алдым. Хуҗалык печәнен, саламын, ашлыгын бирә. Иң мөһиме – терлекчеләргә уңайлы эш шартлары булдырылган. Эшкә 2 тапкыр киләм. Безне машина алып китә һәм кайтарып куя. Көнгә 25 литр сөт савабыз, - ди Рафилә Җәләлетдинова.


“Нәселле сыерлар аерылып тора”

Авыл эшмәкәре бары нәселле терлек кенә асрарга омтыал. Сыерларны Киров өлкәсеннән, белгечләр ярдәме белән нәселен тикшереп, хуҗаларын өйрәнеп алып кайта.



- Нәселле сыерлар аерылып тора. Алар эре сөякле, озын аяклы, таналары да дәү гәүдәле булып туа. Безнең як табигатенә, салкынына-кызуына да яраклашкан. Сыерларда лейкоз, туберкулез, эмкар һәм башка авырулар булу-булмавын күрше авылдан мал табибы килеп гел тикшереп тора. Тиешле уколларын вакытында ясап барабыз, - ди Алмаз Шәрипов.


“Елына 100 млннан артык акча эшлибез”

Эшмәкәр сөтне бөтен илгә сөт продукциясе җитештерү буенча билгеле булган “Данон” фирмасына тапшыра. Киләчәктә авылда эшкәртү цехы булдырырга һәм сөт-май продуктлары - катык, эремчек, май, корт ясап сатырга тели.



- Терлекләрне сыйфатлы азык белән тукландырырга тырышабыз. Сату өчен продукциянең сыйфатлы, экологик яктан чиста булуы бик мөһим. Хәзер сөт эшкәртү цехы булдыру турында уйланам. Анда байтак өстәмә эш урыннары булачак. Сыер малы керемне күп һәм тиз бирә. Елына 100 млннан артык акча эшлибез. Әлегә яңа гына эшли башлаган фермада зур табыш алу турында сөйләргә иртәрәк. Берничә елдан соң барысы да җайланып китәр, дип уйлыйм, - ди эшмәкәр.



Ферма берничә бүлектән тора. Берсендә бөртекле культуралар саклана, икенчесендә - сөт, өченче якта гараж урнашкан.



“Нива агро” ширкәтенең бозаулату бүлегендә видеокамералар да куелган, бар да күзәтү астында. 



Ширкәт җитәкчесе Алмаз Шәрипов бозауларга ашата торган азыклар катнашмасын да (престартер) ясап бирә алабыз, дип сөйләде.



Терлек асраган кешегә иген дә игү дә зарур. Хуҗалыкның басуларында күпьеллык үләннәр, арпа, солы үстерелә. Эшмәкәрнең халыкка бирерлек һәм хәзерләүчеләргә сатарлык иген уңышы да бар.

Фермерның дүрт тракторы бар. Ике комбайны, өч “Камаз” һәм бер янгын сүндерү машинасы бар.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100