Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бездә халык ял итә белми”. Авылда хәләл ял итү урынын булдырган Илһам Гарифуллин

Җәйге көннәр – авыл кешесе өчен уттай кызу эш өсте. Печәне, чүбе, җиләге, бакча эше... Саный китсәң очына чыгармын димә. Тик эштән соң рәхәтләнеп ял итәргә бик сирәкләр генә вакыт таба.

news_top_970_100
“Бездә халык ял итә белми”. Авылда хәләл ял итү урынын булдырган Илһам Гарифуллин
“Бездә халык ял итә белми. Алар эш турында гына уйлый, – ди әңгәмәдәшем Илһам әфәнде Гарифуллин. Ә мин үзем инде 15 еллап авылда туганнар, дуслар, халык өчен ял итү урыны эшлисе килү теләге белән янып яшәдем. Туган авылым – Татарстанның Кукмара районы Яңа Сәрдекнең Югары Китәк (халык телендә Чәти авылы) авылы очында бик матур буш урын бар. Менә шунда түгәрәк күл ясап, чишмәсен яңартып хәләл ял итү урыны эшлисем килде.

Минем шундый гадәт бар, бер эшне ниятләсәм ахырына чыкканчы тынычланмыйм. 2015 елда Уразай авылыннан Исламетдин хәзрәт, Киров өлкәсеннән Василий абыйлар белән киңәшләшеп тотындык бу эшкә. Ике күл казылды. Аны казыганда 200 "КамАЗ" арбасы балчык кына чыгардык. Берсе балалар коену өчен 60-70 сантиметр тирәнлектә. Бу урынны махсус ленталар белән уратып алдык. Икенче күл – олылар коену өчен. Анысының тирәнлеге 2 метрга җитә. Күлләргә сазан, чөгә балыгы, толстолобик, чуртан һ.б балыклар алып җибәрдем. Әле беркөнне генә үзебезнең күлдән 80 сантиметрлы чуртан балыгы тоттык. Аларны үрчетеп, киләчәктә балыкларның зур төрләрен булдырырга хыялланам.

Күл тирәсендә ике чишмә ага. Шунда ук өстәл-урындыклары белән ял итү чатыры, балалар өчен атынчыклар, палатка, шашлык пешерү урыны ясап куйдык. Нократ Аланыннан су көймәсе алып кайттым, алдагы көннәрдә катамаран алсым килә. Ни өчен хәләл? – диярсез. Бу үз көчем белән, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән эш. Шуңа күрә, ял итүчеләрнең дә монда эчемлек алып кереп, азып-тузып ятуларын теләмим. Эчемлек булган җирдә тәртип булмый. Аннан башка да күңелле итеп ял итәргә була бит”.

 Хөкүмәттән ярдәм булдымы?
– Юк, бернинди дә ярдәм булмады. Грант өчен дәгъва белдереп караган идем, күлнең размеры туры килмәде. Шул сәбәпле баллар тулмады. Тиздән менә аукцион була, шунда Хөкүмәттән бу урынны 20 елга арендага алачакмын. Квартал саен экология министрлыгына акча түләп торырга тиеш булам.
 Димәк, мондый эшне бер теләк белән генә башкарып чыгып булмый. Акчаң булуы да кирәк.
– Әлбәттә. Буага җибәргән балыклар гына да 70-80 меңгә төште. Кул көче, техника белән эшләнгән хезмәтне бәяләп тә тормыйм инде. Монда хикмәт акчада түгел, ә күңел кушуы буенча Аллаһ ризалыгы өчен башкарылуда. Шуңа күрә күпме акча чыкканын әйтәсем дә килми, алайса савабы булмый аның.

– Бездә күп кеше авылдагы һәрнәрсә – колхозныкы, димәк, минеке дигән фикер белән яши. Кем тели шул килеп, ничек тели шулай ял итә башласа, монда тәртип булыр микән?
– Ял итүнең дә үз кагыйдәсе, культурасы бар. Күл буенда иркенләп, шашлыклар пешереп, су коенып көн буена ял итәргә килүчеләргә 1000-1500 сум түләү кертсәм, дип уйлап йөрим. Ә инде 7-8 кешелек группа белән килсәләр кеше саен 100 тәңкә.

Илһам Гарифуллинны туган ягында эшмәкәр буларак та беләләр. Ун елдан артык ул төзелешкә яраклы агач материаллары әзерләү белән шөгыльләнә. Аның агач яру цехы ел әйләнәсе эшләп тора. Хәзерге вакытта Илһам әфәнде йорт һәм мунча буралары эшләтә. Аның кул астында егерме бишләп кеше хезмәт куя. Берничә ел элек авыл яшьләре өчен хоккей мәйданчыгы да ясатып куйган. Кышын тракторы белән урам юлларын кардан чистартуны да үз өстенә алган. Авыл халкы аның ярдәмчел, тырыш булуын ярата. Андыйлар турында авылның тоткасы диләр.

Без барган көнне дә күл буенда ял итеп киткәннәр иде. Югары Китәк авылыннан Люба апаны чишмә буен җыештырып йөргәндә очраттык: “Су коенырга да, балык тотарга да киләләр. Бик зур эш башкарды, Илһам. Авылыбызны күлле, чишмәле итте. Ял итәсе килгән кешегә менә дигән урын! Сез дә килегез!” – дип озатты ул безне. Табигать чыннан да, искиткеч матур биредә. Челтерәп аккан чишмә җырына кошлар сайравы килеп кушыла. Саф, чиста һава. Туган ягының һәр үләнен сагынып ераклардан кайтучыларның да, күрше тирә авылларда яшәүчеләрнең дә яраткан урынына әверелер әле бу урын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100