Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Без дә авылны якламасак, кем яклар? Кукмара эшмәкәре 70 авылдашына эш урыны булдырган

Эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов Кукмара районының берничә авылында ипи һәм кондитерлык продукциясе җитештерә башлаган. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул арендага алынган сарайдан һәм гаражга урнаштырылган җиһазлардагы пекарнядан башланган эшнең ни рәвешчә көненә 150 тонна продукция җитештерә торган зур бизнеска әйләнүе турында сөйләде.

news_top_970_100
Без дә авылны якламасак, кем яклар? Кукмара эшмәкәре 70 авылдашына эш урыны булдырган

"Авылдан китәсе килмәде"

XX гасыр башында Адай авылы шактый зур авыл булган, анда мең ярымнан артык кеше яшәгән. XX гасыр азагына биредә 500ләп кеше кала, күпләр авылдан күченә. 1999 елда колхоз таралгач, Фәнис Хәмәтдиновның авылдан китәсе килмәгән. “Авылда 450 кеше калды, хуҗалык саны 160 берәмлек. Яшьләргә эш юк – шәһәргә китә,” – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.


"Игенче үз һөнәрен якларга тиеш"

- Төп эшчәнлегем – галим-агроном. Профсоюз рәисе, соңыннан колхоз рәисе булып эшләргә дә туры килде. 1999 елда колхоздан китеп баргач, шушы эшемне башлап җибәрдем, –дип искә ала Фәнис.


Игенче үз һөнәрен яклап торырга тиеш. Без кечкенәдән монда яшәгән авыл малайлары. Без дә авылны якламасак, кем яклар, - дип аңлатты ул ипи пешерергә алынуын.

- Сез ни өчен шәһәргә китмәдегез? - дип сорыйм.

- Шәһәрдә аренда хакы югары бит. Авылда тынычрак, - дип җавап бирде эшмәкәр.

Фәнис эшне колхоз пекарнясын арендага алып, көненә 200 ипи пешерүдән башлаган. Колхоз аренда хакын 100 мең сумга күтәргәч, бу эш табышсызга әйләнә. Аннары Фәнис бизнесны гаражына күчерә. Дәүләт грантын отып, җиһазлар сатып ала һәм гаражында ипи пешерә башлый. 

Эш көне егерме сәгать дәвам итә

Җитештерү эше бик чыгымлы, аны башлап җибәрү кыен дип сөйләде эшмәкәр.

- Үз эшеңне ачкач, йоклап ятып булмый. Бер пекарняда ипинең биш төрен, сохари эшләп чыгаралар, икенчесендә - 54 төр кондитерлык продукциясе. Бездә җитмешкә якын кеше эшли. Иртәнге дүртенче яртыда торып, машиналарны озатып җибәрәсең дә төнге унике, кайвакыт бергә хәтле - заявка-гаризаларны җыеп бетергәнчегә кадәр эш дәвам итә, – дип сөйләде Фәнис.


Кайбер районда ипине үзләренеке генә китерә

Ипине җитештерү генә түгел, сатуны да көйләү бик мөһим. Фәнис әйтүенчә, продукцияне сату буенча хәзер бернинди проблема юк. Аның үзенең биш кибете бар. Ипине кибетләргә илтү мәсьәләсе хәл ителгән: “Бүгенге көндә ипи йөртүче 10 машинабыз бар – барысы үзебезнеке. Якындагы районнарның 280 кибетенә ипи илтәбез”, – ди Фәнис.

Конкуренция көчле - "Сабалар кертмиләр!"

Эшмәкәр әйтүенчә, ипи пешерүчеләр арасында конкуренция бик көчле. Сабага кертмиләр – үзләренеке генә ипи китерә

- Үз районыбызда гына унлап пешерү йорты-пекарня бар. Югалып калмас өчен, сыйфатын тотарга тырышабыз. Ипи сыйфаты буенча вак күзәнәкле, ипине кысканда, кире урынына кайта торган булырга тиеш. Бер генә көн ипиең начар чыкса, икенчесендә сөйләргә тотыналар. Технологлар белән ипинең сыйфатын яхшырту өчен гел элемтәдә торабыз.


Атлап түгел, чабып барырга кирәк

Эшмәкәр җитештерү урыннарына даими рәвештә санитар табиблар килеп чисталыкны тикшереп торуын сөйләде. Түләүләр турында сүз йөрткәндә: "Эш хакын да, салымын да, пенсионныйга түләр өчен атлап кына түгел, чабып йөреп тир түгәргә кирәк. Заманалары авыррак китте, кайвакыт китергән продукциягә акча бирә алмыйлар. Без вакытында эш хакын да, салымын да түләп барабыз", – диде ул.


Коллегаларын үз тирәсендә туплый

Фәнис эшчеләрен элек бергә эшләгән кешеләр арасыннан сайлап алган:

- Үзебезнең авыл советы рәисе булып эшләгән күрше авыл егете Илһан экспедитор булып эшли. Бик яхшы эшли – ипиебезне Киров өлкәсенә кертә алды, – ди ул.

Эшмәкәрнең үз кибетендә саткан Рәшидә апа да коллегасы икән: “Яхшы эшче кая да кирәк. Колхоз булган чакта бухгалтер булып эшләде Рәшидә, хәзер кибеттә сата”.

Кибете әтисе исемен йөртә

Сүз уңаеннан, эшмәкәрнең бер кибете бик борынгы. Элек аның әтисе белән әнисе шул кибеттә 40 ел буе хезмәт куйган. Соңрак Фәнис абый, бинасын сатып алып, яңадан кибет булдырган. Кибетне ул әтисе Фәләхетдин исеме белән атаган.

"Авылда кешегә эш юк"

Ипи пешерүче Сәрия апа биредә ике ел эшли. Ул авыл халкы өчен бу пекарняның зур сөенеч булуын әйтте:

- Авыл җирендә шушындый эш ачып җибәрүләре генә ни тора. Әллә кая барып эшләп йөри алмыйбыз. Эш хакын вакытында алган урын сирәк, ә безгә, теләсәң, аена икегә бүлеп бирә алалар. Хәзер миңа 51нче яшь китте. Кукмарага йөреп эшләп булмый, машина да йөртә белмибез. Яшьләр машина йөртеп барып эшли алса да, безгә ул яктан кыен. Эшли күрсен, безгә эш бетмәсен, – дип тора ул.

Сәрия апа авыл халкының ипине яратып алуын искәртте.

- Элек авылга Китәктән, Кукмарадан ипи килсә, без аны капчыклап ала торган идек. Ипие, билгеле, күгәрә, без аның күгәргәнен кисеп ашадык, – дип искә ала.


Үзең пешергәне кыйбатка төшә

Сәрия апа әйтүенчә, хәзер авылда өйдә ипи пешерүчеләр сирәк очрый.

- Үзе өйдә пешергән кеше юк диярлек. Көн дә кибеткә җылы килеш килгән ипи-бәлешләрен алып торалар. Үзең пешерсәң, кибет ипиенә караганда кыйбатрак булып чыга ул, – ди.

Уллары үз янында

Фәнис Хәмәтдиновның ике улы да әтисе белән эшли: “Олы улым Илгиз Казан дәүләт технология университетын тәмамлап, үзебезнең биш кибетебезне тота. Кечесе Фәнүс тә шунда укып чыкты, хәзер биредә директор булып бишенче елын эшли,” – дип сөенә эшмәкәр.

Табадан төшкәне сатыла

- Ипине бары тик заявка белән пешерәбез. Сохари-клиндерләр иртәдән алып кичке җидегә хәтле әзерләнә дә, кич икенче смена ипи пешерә башлый. Кайвакыт, иртән шоферлар килгәндә “ипине тизрәк алыгыз, куярга урын калмады” дип аларны каршы алалар, - диде эшмәкәр.


Бухгалтерлар үз өйләрендә эшли, хисапны Интернеттан җибәрәләр

Интернет мөмкинлекләре киң булганга, аерым бүлмәдә кәгазь эше белән утыручылар юк.

- Бүлмәдә утырып эшләүнең кирәге калмады. Үз өеннән дүрт кеше заявка кабул итеп утыра, алар компьютердан эшли. Бухгалтерияне мин дә, малай алып барабыз. Хисапны ике егет бухгалтер Кукмарада эшли, – диде.

Продукцияләре көннән-көн артканга, хәзерге биналары кысан була башлаган. Эшмәкәр үз авылында 850 кв.м. пешерү йортын төзи, җәйгә ачылуын һәм анда тагын да күбрәк эшчеләр булачагын әйтте.

Ипи генә түгел, сөт тә була!

Язын эшмәкәр сөт эшкәртү заводын ачмакчы була. Сөт эшкәртү кирәк-яракларын алуда дәүләт тарафыннан оештырылган грант ярдәм иткән.

- Грантларны алуда өч тапкыр катнаштык – пекарня ачканда 850 меңгә мичләр, башка оборудование алган идек. Машиналар алганда, 450 мең оттык. Сөт эшкәртү заводын көйләп җибәрү өчен дә грантта катнашкан идек – бу юлысы 1млн. 500мең акча алдык, – дип сөйләде ул.


Уңыш сере нәрсәдә?

Үзенең уңышын эшмәкәр үз эшенә бирелеп эшләве, продукциянең сыйфатлы булуы, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән зур ярдәм һәм дисциплина белән аңлата.

Эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов кешегә эшләргә җайлы булган шартлар, эш урыннарын булдыруны өстен күрә:

- Эшчеләр өчен чәй эчү, юыну бүлмәләре дә каралган. Ерактан чакырылган технологлар кунып китә торган аерым бина да салынды.



Фәнис Хәмәтдиновтан рецепт: тәмле каймаклы пирог

Бер пирог камыры өчен:

1) Су – 108 мл.

2) Шикәр комы – 6 гр.

3) Тоз – 4 гр.

4) Сыек май – 35 гр.

5) Он – 190 гр.

6) Чупрә – 5 гр.

1. Барлык ингредиендтларны кушып камыр басабыз да ярты сәгатькә җылы урында калдырабыз.

2. Камыр күтәрелгәнче каймаклы “эчен” ясыйбыз:

1) Каймак – 3 аш кашыгы;

2) Шикәр комы – 3 аш кашыгы;

3) Йомырка – 3 данә;

4) Ванилин – 1 пачка.

Каймакка бер-бер артлы йомырка ярып болгатабыз. Ванилинны шикәр комына кушып каймак-йомыркалы сыекчага өстибез дә ашыкмыйча куыкланмаслык итеп кашык белән болгатабыз.

3. Күтәрелгән камырны уклау белән җәеп табаның кырыйларына күтәртеп калдырабыз.

4. Камырның уртасына әзерләгән эчен салабыз.

5. 180 градуска көйләнгән духовкага 35-40 минутка тыгып җибәрәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100