Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Хәнәфи Гарәфиев: Рассаданы мартта утыртыгыз, туфракны кычыткан үскән җирдән алыгыз

Февральдә яшелчә бакчаларында кар ята, салкын көннәр гел кабатланып тора. Тик чын һәм тәҗрибәле бакчачылар кышкы көннәрдә дә эшсез утырмый. “Арбаңны – җәй, чанаңны кыш әзерлә” дигән мәкальне искә алып, күпләр бүгеннән үк киләсе ел уңышын кайгырта. Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиев без килгәндә утыртыр өчен орлыклар әзерләү белән мәшгуль иде.

news_top_970_100
Бакчачы Хәнәфи Гарәфиев: Рассаданы мартта утыртыгыз, туфракны кычыткан үскән җирдән алыгыз

Хәнәфи Гарәфиев яшьтән үк бакчачылык белән шөгыльләнә. “Мин үземне җир эшеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Иртә яздан – карлар эреп бетү белән, бакчага ашыгам һәм кара көзгәчә шунда булам”, – дип сөйли ул. Бүген һәвәскәр бакчачы янына киңәш сорап авылдашлары, тирә-як халкы гына түгел, Казаннан да кайталар.



“Бүген – агроном, иртәгедән укытучы һәм бакчачы” 

Бакчачы 1957 елның 2 сентябрендә Арча районы Иске Йорт авылында туа. Әтисе Гыйльметдин белән әнисе Җәмһәрия акча эшләү максатыннан Иркутск шәһәренә китәләр. Анда төзелештә эшлиләр. Кечкенә Хәнәфинең алты яшькә кадәр чоры шунда уза. Ләкин, сагыну хисе көчле була күрәсең, биш ел яшәгәннән соң гаилә 1962 елда янә туган якларына әйләнеп кайта. Зур йорт булдырып чыгып, авылда төпләнеп калалар. 

“1964 елда Иске Йорт башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Яхшы укыдым. Кечкенәдән кызыксынучан булдым. Төп фәннәрне бик тиз үзләштерә идем. 1973 елда Өчиле авылының сигез еллык мәктәбен тәмамладым. Кечкенәдән үк спортны үз иттем, мәктәпнең спорт тормышында актив катнаштым. Бөтен теләгем физик культура укытучысы булу иде. Хыялымны чынга ашырыр өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Кызганыч, анда озак укый алмадым мин. Салкын тидереп, ревматизм белән авырый башладым. Озак вакытлар хастаханәдә ятарга туры килде”, - дип искә ала ул.



Югары белем алырга омтылган егет 1974 елда Тәтеш шәһәрендә урнашкан агроном һәм орлыкчылар әзерли торган техникумга укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, 1978 елның көзендә армия сафларына алына. Мәскәүдә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, “Свердлов” колхозында агроном-орлыкчы булып эшли башлый.

“1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Колхозда биш ел эшләгәч, мине авыл мәктәбенә балаларга белем бирергә чакырып алдылар. Хезмәт юлымны Өчиле урта мәктәбендә физик культура укытучысы буларак башлап җибәрдем. Соңрак педагогия институтын тәмамлагач, мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыта башладым. Биш ел эшләгәннән соң Түбән Аты мәктәбенә җибәрделәр. 9 км юлны җәен мотоцикл белән, кышын чаңгыда уздым. Мәгариф өлкәсендә 44 ел эшләдем. Аллага шөкер, укыту дәверендә укучыларым арасында 25 шәфкать туташы, 3 табиб, шулай ук аграномнар һәм ветеринария белгечләре бар. Мәктәптә эшләү дәверендә хезмәтемне бары уңай яктан гына бәяләделәр. Районда гел алдынгы укытучылар рәтендә бардым. Ата-аналар, балалар хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алалар”, - ди Хәнәфи Гәрәфиев.



Мөгәллим мәктәп яны тәҗрибә участогын да җитәкләгән. Яшелчәләрне утырту гына аз, мул уңыш алу өчен аларга кирәкле шартлар, агротехник алымнарын үтәргә кирәк. Ул укучыларына аңлатып кына калмый, үзе дә җиң сызганып алар белән бергә эшли. Ул вакытта Өчиле мәктәбенең тәҗрибә участогы районда беренчеләр рәтендә барган.

“Мәктәп бакчасы биш гектар. Анда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш агачларын, карлыган, кара миләш, алмагач, чыршы, нарат, юкәләрне күпләп утырттык. Чәчәкләр үстердек. Хезмәт куйсаң һәм тырышып эшләсәң уңышка ирешеп була. Көндезен дә, кичен дә балалар белән шунда хезмәт куйдым. Тонналап кишер, суган, чөгендер, кәбестә ала идек”, - ди ул.



“Өй тирәсендә 300дән артык агач утырттым” 

Хәзер лаеклы ялда булуына да карамастан, һәвәскәр бакчачы бер минут та тик тормый. Авылның Мичурины диләр аның турында. Бакчасында 300 төптән артык агач үсә. Алар арасында төрле экзотик куаклар, чыршы, нарат, юкә, миләш, зәңгәр чыршы, имән, каен, шомырт, алма, груша, виноград агачлары бар. Аларны ул орлыктан да утырта, ялгап та үстерә. “Нинди агач бар, бөтенесен дә утыртырга тырышам”, - дип елмая Хәнәфи Гәрәфиев.



“Себердә үсә торган кедр агачын һәм эрбет чикләвеген алып кайтып утыртырга хыялланам. Кибеттән сатып алып, саклап кына үстерәсем килә. Быел алма бакчасы ясадым. 27 төп алмагач алып кайтып утырттым. Кызганыч, кайберләренә куяннар зарар китерде. Авылның иң башында торгач, алар миндә бик еш кунак булалар. Хәзер бакчамны рәшәткә белән әйләндереп алырга уйлап торам. Бакчадан бернәрсә дә сатмыйбыз. Үзебезнең гаиләгә, дус-ишләргә өләшәбез”, - ди ул.



Хәнәфи абый март аенда карлыган куакларын тикшереп торырга куша. Әгәр аларда кабарган бөреләр күренә икән, аларны юк итәргә кирәк. Болай иткәндә бөре талпаныннан котылырга мөмкин.






Бакчачы агачларның зарарланган урыннарын карап һәм кисеп тора. Кышын аеруча да, чөнки агачларга төрле авырулар, салкын һава торышы һәм кимерүчеләр зыян китерергә мөмкин.



Әгәр зарарланган урыннан астарак яшь үсентеләр булса, аларның очларын зарарланган урынның өске өлешенә ялгап куя. Аның өчен яшь ботакның очын кыеклап кисә һәм агач кәүсәсендәге кисемгә ялгый.


Бу эшне ничек башкарганын безгә дә күрсәтте.



“Шәмәхә төстәге бәрәңге үстерәм” 

Тынгысыз бакчачы умарталар да тота. Дару үләннәре җыя. Чәчәкләр, гөлләр үстерә. Рәсемнәр ясый. Гармунда уйный. Әмма иң кызыгы – орлыктан яңа сортлы бәрәңге үстергән.



“Дүрт елдан соң бәрәңгенен “хәле китә”. Корылык елында сигез капчык бәрәңге утыртып ике чиләк бәрәңге алдык. Шуннан соң Украинадан “Цыганка” сортлы орлыклар сатып алып өйдә утыртып карарга булдым. Аллага Шөкер, бик яхшы уңыш бирде. Ул корылыкка да чыдам, колорадо корты да аны бик яратмый. Яфрагы куе булганлыктан, чүп үләннәренә дә басарга ирек бирми. Бәрәңгеләрнең тышы – шәмәхә , эче – ак. Башка бәрәңгеләр белән чагыштырганда тәме баллы. Татарстанда андый сорт юк. “Невский”, “Жуковский” сортларын да үстерәм. Ел саен бәрәңгенең сигезгә якын сортын утыртам. Шулар арасыннан бары яхшыларын гына орлыкка алып калам”, - ди ул.




“Рассадаларны февральдә утыртмаска кирәк” 

Мул уңышның сере - үсентеләрне дөрес итеп тәрбияләү һәм эшне төгәл бервакытта башкару, дип саный бакчачы. Аның сүзләренчә, орлыкларны февральдә түгел, март аенда чәчәргә кирәк. “Рассадалар утыртылмаган дип аптырамагыз. Февральдә кояш җылысы саран була. Иртә утыртсаң үсентеләр вакытыннан алда саргая, сына һәм аларга ашарга җитми башлый. Шуңа күрә рассадаларны соңрак, март аенда утыртабыз. Соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытып, тиз үсеп китәчәк”, – ди ул.




Бакчачы кайсы числода, нинди көнне, нинди эш башкарырга кирәклеген үз тәҗрибәсенә таянып башкара. Ай календарендәге көннәр күп очракта туры килмәскә мөмкин дип уйлый ул.



Хәнәфи абый 5-10 мартта җылытыла торган теплицаларга кыяр һәм помидор орлыкларын, 5-15 мартта иртә өлгерүче кәбестә орлыкларын: ак кәбестә, кызыл кәбестә. 15-30 март – суган һәм күпчелек яшел тәмләткечләрне чәчә башларга киңәш итә.


“Туфракны кычыткан үсә торган җирдән алып калам” 

Сәламәт үсентеләр үстерү өчен төп шарт – туфрак. Хәнәфи абый иң яхшысы туфракны кычыткан үсә торган җирдән алып калу, ди. Бу туфрак уңдырышлы һәм йомшак була. Андый мөмкинлек булмаса, яхшы черемә әзерләргә кирәк.



“Рассадага туфрак әзерләү өчен черемәне 3 ел тотам. Ул вакыт аралыгында аның бөтен чүпләре янып бетә. Көздән әзерләп куйган туфракка черемә һәм утын көле кушып, барын бергә бутыйм һәм иләк, сетка аша чыгарам. Иләкнең тишеге якынча борчак сыярлык булырга тиеш. Иләк өстендә төрле чүп-чар, таш-пыяла ватыклары, суалчан һәм башка төрле бөҗәкләр аерылып кала. Ә алар үсемлекләрнең тамырын зарарлый, ул хәлсезләнә, начар үсә”, - ди бакчачы.

“Помидорларга су сипкәндә тавык тизәген дә кулланам”

Бакчачы күп еллардан бирле сынаган сортлар гына утырта. Мәсәлән, помидорның “Дамские пальчики”, ”Московский”, “Бычье сердце” сортларын үз итә. Аның фикеренчә, бу сортлар авыруга тиз бирешмиләр һәм мул уңыш белән сөендерәләр.

“Рассадаларны тәрәзә төбендә тәүлеккә 1-2 тапкыр борып куярга кирәк. Бу үсентеләр тигез һәм төз үссеннәр өчен. Помидорга артык күп су сипсәң, туфрак бик нык йомшара һәм кибеп катып калырга мөмкин. Суны, гомумән, үсентеләрнең төбе кипкәч кенә сибәргә кирәк. Күчереп утыртканда тамырның очын кисеп алырга киңәш итәм. Ул очракта тамыр аска түгел, кырыйга китәчәк. Томатлар аеруча тавык тизәге ашламасын ярата, аны 1:20 нисбәтендә сыеклап сибү зарури. Бу катнашманы ике атна тотканнан соң гына сибәргә мөмкин”, - дип билгеләп узды ул.



Хәнәфи абый орлыкны чәчәр алдыннан 15-20 минут маргонцовкалы суда тота. Болай эшләгәндә помидорның чирләргә каршы торучанлыгы арта, микроблары үлә.

Бакчачы кыярны теплицада үстерү өчен 17-19 апрельдә, ачык грунтта үстерү өчен 28-30 апрельдә һәм 1, 9 майда утыртырга киңәш итә.


“Кишер су ярата, тик салкынны түгел” 

“Без киләсе елда яхшы уңыш алу өчен кишер һәм чөгендер орлыкларын үзебез ясыйбыз, аларны беренче өлгергән, яхшы, тәмле сортлардан алабыз, исемнәрен язып, киптереп, кәгазьгә төреп саклыйбыз. Ә базар һәм кибет орлыкларына килгәндә, алар бик ышанычлы түгел: я ялган, я ясалма булырга мөмкин. Шуңа күрә дә үзеңнең сыналган сортларыңнан орлык алу күпкә отышлырак һәм файдалырак. Кибет орлыкларын сирәк кенә сынап карау өчен алабыз. Тик “Нантская” һәм “Шантанэ” орлыкларына җитә алганнары юк. Бу сыналган сортларны гел кулланабыз”, - ди бакчачы.

Хәнәфи Гәрәфиев бакчачыларга кишер утырту урынын ел саен алыштырып торырга киңәш итә. “Түтәлләр бакчада Төньяктан көньякка таба юнәлсә яхшы. Буразналар да шул уңайга сузылсын”, - ди ул.



Кишер яхшы тишелсең өчен утырту тирәнлеген дөрес билгеләргә кирәк. Артык тирән утыртылган орлыклар авыр тишелә. Рәт арасы 15-20 см булырга тиеш. Буразнаның киңлеге 4-5 см, орлык 2,5 см тирәнлеккә төртелә.

Лайлалы әкәм-төкәм кишергә зур зыян сала торган корткычлардан санала. Мул уңыш алыр өчен аларны тиз арада юк итү чараларын кулланырга кирәк. Бу очракта һәвәскәр бакчачы түтәлләрне известь белән эшкәртергә куша.

“Кишер үстерү җиңелдән бирелми. Ул 17-18 көн эчендә тишелә. Эре үссен өчен вакытында сирәкләп һәм тиешле күләмдә су сибеп тору мөһим. Күпләр аны салкын су белән сугарып хата ясый. Кишер су ярата, тик салкынны түгел. Салкын су туфракны катыра. Туфрак каткач орлыклар тиз генә тишелеп чыга алмый, я бөтенләй чыкмый калалар. Җылы су туфракны таратып җибәрә, күтәрә. Орлыкларга суларга һава керә. Кишерне утырткач 20 көн буе су сибәм”, - дип сөйләде бакчачы.


 “Чөгендергә су бөтенләй кирәкми” 

Чөгендерне үз вакытында сирәкләү зур әһәмияткә ия. Бу эшне беренче тапкыр “3 яфрак” дип аталган фаза вакытында 2-3 яфрак чыккач башкарырга кирәк. Бер-берсеннән 2-3 см, 20-25 көннән соң 6-8 см ераклыкта калдырырга була.

“Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары бик күп төрле. “Бордо” дигән сорты иң яхшысы. Чөгендерне орлык араларында 10-15 см һәм рәт араларында 20 см калдырып чәчәм. Тирәнлеге 2-3 см. Аралары бик ерак булса, чөгендер эре булып үсә. Зур чөгендернең балы кимрәк. Чөгендергә су бөтенләй кирәкми. Яңгыр суы аңа җитә. Көзгә кадәр ул иң соңгы культура. Чөгендерне корткычлар яратмый”, - ди бакчачы.



Чөгендерне 3 тапкыр ашларга кирәк. Моның өчен 10 л суга 1 аш кашыгы тоз салып, 1 квадрат метрга 5 л катнашма сибәләр.

“Кәбестәгә копрон оек кидерсәң яхшы”

Бакчачы 50 баш кәбестә үстерә. Аның соң өлгерә торган сортларын өстен күрә. “Иртә һәм урта вакыт аралыгында үскән кәбестәләр ярыла. Аларны тиз арада җыеп өлгерергә кирәк. Соңрак үскән сортлы кәбестә ачы, тыгыз булып үсә. Ләкин яхшы саклана”, - ди ул.

Су сипкәндә 5-10 көн яфракка су тидермәскә кирәк. Унбиш көннән унбиш көнгә төбен йомшартып өясе. Корткыч бөҗәкләр зарарламасын өчен химик препаратлар белән эшкәртергә мөмкин. Һәвәскәр бакчачы кәбестәләргә копрон оек кидереп куюны да яхшы ысул, дип саный.

“Тозлы су суганны корткычлардан саклый”

Суган җиңел туфрак ярата. Рәт арасын 15-20 см калдырырга була. ”Быел суган бик күп булды. Үземә кукмаралар сата торган орлык суганы ошый. Ачы һәм тәмле ул. Чувашлар сата торганы баллы һәм авыртуларга тиз бирешә торган була. Яңгыр яумый торса суганның тамырын бөҗәкләр, вак личинкалар ашый башлый. Мондый очракта 1 чиләккә 2 стакан тоз салып әзерләп, түтәлгә сибәргә кирәк”, - дип киңәш итә Хәнәфи Гәрәфиев.

Үз гомерендә тәрәз төбендә суган үстереп карамаучы юктыр. Тик ул күп очракта уңыш бирми. Озак шытып чыкмыйча тора, я нәзек була. Һәвәскәр бакчачы торттан бушаган савытынның эченә чүпрәк куеп бераз гына су салып суганнарны тезеп чыгарга куша. Аның сүзләренчә, мондый ысул ярдәмендә кыш буе яшел тәмләткеч белән сыйланырга мөмкин.


“Балан чәчәк атса, рассадаларны ачык грунтка чыгарып утыртырга була”

Халыкта шундый әйтем яши, “Язын балан чәчәк атса, кыраулар инде булмый”. Һәвәскәр бакчачы да бу сынамыш белән килешә.



“Агроном булып эшләгән вакытта, балан агачының чәчәк атканың күзәттем. Ул чәчәк атса, кукуруз һәм карабодай утыртуга керешә идек. Хәзер дә балан агачы чәчәк аткач рассадаларны ачык грунтка чыгарып утыртам. Безнең якта яшелчәләрне ачык һавага соңрак чыгару отышлы. 20-25 майдан соң гына. Чөнки кыраулар төшәргә мөмкин. Свердловск өлкәсендә яшәгән академик, туфрак белгече белән аралаша идем. Ул бер кызык ысул белән эш итә. Җиргә утырып карап туфракның җылылыгын тикшерә иде. Туфрак салкын булса, ачык грунтка чыгуны кичектерә”, - дип искә ала Хәнәфи абый.



Хәнәфи абый үләннәр җыю белән дә шөгыльләнә. Бүген үләннәр турында китаплар алдыра, аларны укый, өйрәнә. Гаиләсе өчен генә җыймыйча, башкаларга да тарата ул. “Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча йокысызлыктан интеккәндә, иммунитет какшаганда, стресс кичергәндә алар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә”, - дип җыйган үләннәрен күрсәтте ул. Алар арасында: күк җиләк, меңьяфрак, сары мәтрүшкә, ромашка, кыңгырау чәчәк, әрекмән, әрем, кычыткан бар.




Оста бакчачы матур гаилә корып, хәләл җефете Нурлисая белән ике бала үстергәннәр. Кызлары Мәскәүдә, уллары Арчада үз тормышлары белән яшиләр.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100