Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш белән Балтачның иң оста комбайнчылары - рейтинг

Комбайнчылар арасында үткәрелгән республикакүләм бәйге Актаныш һәм Балтач районнарының оста игенчеләргә бик бай булуын күрсәтте. Әлеге ике районнан 20 шәр комбайнчы бөртекле культураларны урып-җыюда югары күрсәткечләргә иреште.

news_top_970_100
Актаныш белән Балтачның иң оста комбайнчылары - рейтинг

Республикакүләм “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе 2017 елның 3 нче августыннан 25 нче сентябрьгә кадәр үткәрелде. Аның максаты уңыш җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү, урып-җыю техникасы паркының нәтиҗәле кулланышы, авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләренең абруен күтәрүдән гыйбарәт. Конкурста ашлык җыю комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләгән 1 меңгә якын механизатор көч сынашкан. Иң-иңнәрне ачыклау өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан Татарстан районнарыннан көндәлек мониторинг алып барылган. Җитештерүчәнлегенә карап, техника группаларга бүленгән. Конкурс тәмамлангач, номинантларның эш нәтиҗәләренә урыннарга чыгып тагын бер кат анализ ясаган, аннары 200 җиңүче экипаж билгеләнгән

Актаныш муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтеп: “Беренче чиратта, җир кешесенә хөрмәт дип бәялим мин моны. Барыбыз да иртән торып, көнне ризыктан, ипидән башлыйбыз. Нинди җәмгыятьтә булса да, ипи җитештерүче иң хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе булырга тиеш. Бу бәйге дәвамлы булса, аннан аерым категориядә яшьләргә күбрәк игътибар бирелсә, мәсәлән, 30 яшькә кадәр экипажлар арасында шушындый бәйге оештырылса, яхшы булыр иде. Авылның киләчәге яшьләрдә. Әгәр яшьләр авылда калмый икән, бүген нинди генә объектлар төзесәк тә, аларның буш калуы мине борчый. Алдагы елларда яшьләр белән эшчәнлек көчәйтелсә, әйбәт булыр иде. Киләсе елда урып-җыю кампаниясен, күп дигәндә – 50, ким дигәндә, 20-30 процентка алга киткән эшчәнлек белән каршы алырга зур стимул булды бу”, - диде.


Сезгә Актаныш районының иң өлгер 20 комбайнчысын тәкъдим итәбез. “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте берүзе генә дә 7 комбайнчысының җиңүче булуы белән горурлана ала.

  • “Актаныш” агрофирмасы – Расил Габдуллин;

  • “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Салават Минһаҗев, Фоат Сәетгәрәев;

  • “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Динар Хәйдәров, Илнар Мөхәметдинов, Ленар Габдерәшитов;

  • “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Линар Батыров;

  • “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте – Рөстәм Мирзаханов;

  • “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Фәрхәт Әхмәтдинов;
  • “Чишмә” агрофирмасы – Мансур Хәмзин;
  • “Актаныш” агрофирмасы – Зәки Җәмилов;
  • “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Алмарис Шәрәфиев, Раил Зарипов, Марсель Мисбахов, Хәмис Фәррахов, Уалихан Адамбаев, Фәрит Нәбиев, Дамир Гыйздәтуллин;
  • “Агыйдел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – Хәлим Бикмөхәммәтов, Айдар Бикмөхәммәтов.

Җиңүчеләрнең берсе Динар Хәйдәров белән элемтәгә кердек.

“Бу бәйге киләчәктә тырышып эшләргә стимул бирде. Җитәкчелекнең безнең эшнең кадерен белүен дә күрсәтә бу. Бу конкурстан яхшы тәэсирдә калдым, аны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм”, - ди ул. Динар Хәйдәров 2003 елдан бирле комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, 2008 елда иген басуы машинасын үзе иярләгән. Армиягә барып кайтканнан соң да шөгыленә тугры калган. Ул быелгы сезонда 38 мең центнердан артык ашлык суктырганын әйтте. Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә йокысызлыкка түзсәң генә ирешеп була. “Комбайнчы йокламаска, таңнан кичкә кадәр эшләргә, ай ярым йокламыйча түзәргә тиеш. Язның бер көне ел туйдыра, дигән мәкаль шуңа туры килә. Кичке сәгать 10-11, яңгыр яву куркынычы булса, төнге 1 гә кадәр эшләгән чаклар да булды”, - ди Динар Хәйдәров.

Балтач муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин конкурсның эш кешесе өчен бер этәргеч булуын билгеләп узды. “Теләсә кемне комбайнга утыртып эшләтеп булмый. Ул профессионал булырга тиеш. Комбайнчылар арасында шушы 100 мең сумлык грантка ия булганнары 20 генә бит. Бездә 100 комбайн, шуларның 20 се генә кергән дигән сүз. Димәк, калганнары әле ул дәрәҗәгә килеп җитмәгән. Ягъни, үз эшенең остасы гына комбайнчы була ала”, - дип белдерде Фирдәвес Нәбиуллин. Ул бу нәтиҗәнең аерым бер кеше генә түгел, ә экипаж тырышлыгы хисабына яуланганына басым ясады. Комбайнчы ярдәмчеләренә дә республика бүләгеннән өлеш чыгарылырга тиешлеген әйтте. Эшләгән кешегә май өстенә кызыл икра ягып ашарга әйбәт акча булды инде бу”, - диде идарә җитәкчесе.


Балтач районының иң тырыш комбайнчылары исемнәрен беләсегез килсә, түбәндәге исемлеккә күз салыгыз.

  • “Арбор” ҖЧҖ – Нурулла Ульданов, Габделхак Әсхәдуллин;

  • “Борнак” ҖЧҖ – Владимир Якимов, Николай Асаков;
  • “Маяк” ҖЧҖ – Рафаэль Гарифҗанов;
  • “Сосна” ҖЧҖ – Илфат Закиров, Раяз Габдрахманов, Расил Зыятдинов;

  • “Сорнай” ҖЧҖ – Илдус Хафизов, Рифат Хәлилов;
  • “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиеесе” ҖЧҖ – Разит Габдуллин, Марат Сабирҗанов, Райнур Бариев;
  • “Уңыш” ҖЧҖ – Малик Әхмәдиев, Рәдис Гыйләҗетдинов;

  • “Якты юл” ҖЧҖ – Рәшит Галиуллин;
  • “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы Раушан Фәйзрахманов, Мирвәт Галимуллин;
  • “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – Рәдис Галиәхмәтов;
  • “Борнак” ҖЧҖ – Илдар Шакиров.

“Маяк” җаваплылыгы чикләнгән оешмасы комбайнчысы Рафаэль Гарифҗанов өченче ел да, узган ел да алдынгылар сафында булган. 8 ел элек яңа кайткан комбайнга утырырга тәкъдим иткәннәр дә, Рафаэль абый каршы килмәгән. “Теләк кирәк. Теләк булмаса, эшләп булмый. Тырышлык та бик кирәк. Сабан туе көнне дә эшкә чыктым. Кеше бәйрәмгә китте, мин урырга киттем”, - ди ул. Балтачлыларның, башка кайбер районнар белән чагыштырганда, шундый югары нәтиҗәгә ирешүе нәрсә белән бәйле соң, дип сорыйм аннан. “Бәлки, аларда комбайн күп булып, центнер җитми торгандыр. Безнең күрше авылда, әйтик, 2-3 шәр комбайн ура, алар урганны мин берүзем урам. Иртәнге 6 нчы яртыда китәм дә, төнлә кайтам. Аларда 3 мең гектар җир икән, икесенә бүлгәч 1,5 мең гектар гына чыга, ә мин ул 3 мең гектарны берүзем урам”, - ди Рафаэль Гарифҗанов. 

Балтач районы “Арбор” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте комбайнчысы Нурулла Ульданов абыйсы эзеннән атлаган. Кемдер иномаркада эшләсә, ул үзебезнең техникада эшләүчеләрнең берсе. “Абыйдан калган һөнәр. Абый комбайнны миңа биреп калдырды. Ул вакытта СКА 4 комбайны иде, хәзер “Нива”. 13 мең центнер бөртекле культура җыеп алдым. 1,5 мең гектар мәйданда 5 комбайн эшләдек. Быел дымлырак булды инде, аннары комбайннарның егәре дә зур түгел, игеннәрнең калын булуы бераз авырлык китерде”, - ди ул.

Һәр һөнәрнең үз авырлыгы дигәндәй, Нурулла абый да кимчелекле якларны инкарь итми. Комбайнчының урак кызуы вакытында өй мәшәкатьләренә вакыты бөтенләй калмый. “Гаиләгә, хуҗалык эшләренә вакыт юк инде. Өйдә бөтен нәрсә хатын, балалар өстендә. Өйдәгеләрнең роле бик зур. Өйдәгесен дә эшләсәң, комбайнда эшләп булмый. Без кунакка гына килгән кешеләр кебек инде бу чорда. Кайтып юынасың, хәлдән таеп егыласың да, иртән тагын чыгып китәсең”, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100