Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"15 см озынлык күктән алынмаган" - Саба районы җитәкчелеге капка төбендәге үлән турында

Капка төбе, үлән һәм чалгы. Саба районы халкының җәй айларын әлеге өч сүз тулаем ачып бирә кебек. Күптән түгел кайбер матбугат чаралары бу районда «яңа» кагыйдәләр кертелүе турында сөйләде. «Сабаның капка төпләрендә үсә торган үлән 15 смдан артмаска тиеш, арткан очракта − штраф», − диде алар. Әлеге яңалык дөресме? Җитәкчелек «яңа» кагыйдәләрне ничек аңлата? Халыкның моңа карата фикере нинди? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, юлга кузгалдык.

news_top_970_100
"15 см озынлык күктән алынмаган" - Саба районы җитәкчелеге капка төбендәге үлән турында

"15 см озынлык күктән алынмаган"

<~>

Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов безне аптыраулы караш белән каршы алды. Соңгы арада журналистлар тарафыннан Сабага карата игътибар артуын билгеләп үтте ул. «Нигәдер күп кеше үлән озынлыгы турында кагыйдәне яңалык дип сөйли. Имеш, Сабада яңа кагыйдә керткәннәр. Бу кагыйдә безнең районда яңалык түгел. Чисталыкны һәм матурлыкны барыбыз да ярата. Әмма ни өчендер чисталыкны безнең өчен кемдер булдырырга тиеш дип уйлыйбыз. Ә бит ул, эшләмәсәң, үзеннән-үзе барлыкка килми», − ди Равил Гасыймов.

Яңа кагыйдә дигәннәре нәрсәдән гыйбарәт соң? Һәр җирлекнең тирә-якны тәртиптә тоту буенча үз кагыйдәләре була. 131 нче Федераль канун нигезендә һәр җирлек әлеге кагыйдәләрне үзе булдырырга һәм үзгәртергә хокуклы. Сабада да берничә ел элек ул кагыйдәләрне үзгәрткәннәр: капка төбендә үсә торган үлән 15 смдан артмаска тиеш.

15 см дигәне дә күктән алынмаган. Җирлекләргә тирә-якны тәртиптә тоту буенча кагыйдәләрне булдырганда ярдәм өчен дәүләт тарафыннан рекомендация хатлары тапшырыла. Шуларның берсендә үләннең озынлыгы 15-20 см булса яхшы дигән тәкъдим бар. Саба җитәкчелеге үлән озынлыгына таләпне шуннан алган.

Үзгәрешләр кергәнче, район урамнарын оешма-предприятиеләр тәртиптә тоткан. Тик аннары җитәкчелек уйга калган: нигә әле кеше капка төбен кемдер чистартырга тиеш? Яңа кагыйдәләрнең башлангычы шул уйларга барып тоташа да инде.    


Үләндәмени эш...

Бу хәлдә төп проблема үләннең озынлыгына карата булган таләптә түгел, ә аның өчен килә торган штрафларда. Халыкның капка төбендә үсә торган яшеллек 15 смдан арта икән, хуҗаларга беркетмә төзелә һәм алар 2000 сум күләмендә штраф түләргә тиеш була. Беркетмәне махсус инспектор, шулай ук район идарәсе бүлегеннән белгечләр һәм авыл җирлеге башлыклары төзергә хокуклы. Равил Гасыймов белдергәнчә, үләннең озынлыгы өчен генә төзелгән беркетмәләр бик аз. Күп очракта «куркыныч кәгазь» тирә-якны тәртиптә тоту кагыйдәләренең берничәсен берьюлы бозсалар төзелә. «Без 15 смның 1 смга үскәнен чат артында саклап тормыйбыз. Беркетмәләрне берничә кагыйдә бозылганда гына төзибез. Мәсәлән, капка төбендә чыгарып өелгән тирес, өч ел элек алып кайтылган ком, чабылмаган үлән барысы бергә булса, беркетмә төзелә», − дип аңлатты ул.

Штраф билгеләр алдыннан кагыйдәләрне бозган гражданнарны махсус административ комиссиягә чакыралар. Анда һәр очрак аерым карала, җентекләп өйрәнелә. «Беркетмәне бер төзегәч, аны ертып атып булмый бит. Мөмкинлекләре булмаганнар, олы яшьтәгеләр өчен штрафларны үзебезнең дә түләгән булды. Чөнки кагыйдә икән, ул − кагыйдә. Бөтен кешегә дә бер төрле караш булырга тиеш», − ди Равил Гасыймов.

Күпләрдә сорау тугандыр: ә ни өчен кисәтү ясалмый? Ни өчен шунда ук беркетмә төзелә? Бу мәсьәләгә дә җитәкчелекнең җавабы бар. Кисәтү ясаудан гына берни үзгәрми, дип саный алар һәм үзләренең әлеге адымнарын канун нигезендә дә исбатлый ала. Бактың исә, Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 нчы маддәсе нигезендә тирә-якны тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозган очракта кагыйдә бозучыга кисәтү ясалмый, ә шунда ук штраф сугыла икән.


«Кешегә штраф суккач, ул белмәдем дип әйтә»

Районда урнаштырылган әлеге яңа кагыйдә турында халыкка алдан хәбәр ителмәгән, дигән сүзләр дә булды. Равил Мөбәрәк улыннан әлеге сорауга да ачыклык кертүен сорадык.

«Халык бу кагыйдәләр турында белми дигән сүз дөрес түгел. Кешегә штраф суккач ул, әлбәттә, белмәдем дип әйтә. Шуңа күрә дә административ комиссиягә мин кешеләрне авыл җирлеге башлыгы белән бергә чакырам. Кеше белмәвен әйтә башлый икән, авыл җирлеге башлыгын бастырам. Авыл җирлеге башлыгы беркетмәне берничә кисәтүдән соң төзүен әйтә, ә кагыйдә бозучының әйтер сүзе калмый. НТВ, "Известия"дә чыкканнан соң гына да халык кагыйдәләрне белә, дип санарга була. Чөнки әлеге сюжетларны барысы да күрде, беләләр», − диде ул.

Җитәкче сүзләренә караганда, үзгәрешләр булдырылгач, бу хакта район газетасы битләрендә дә, халык җыеннарында да хәбәр ителгән. Әмма, халык белән аралашкач, бу кагыйдәне әле һаман да белмәүчеләр барлыгы ачыкланды.


"Туйдырган үлән"

Халыкның фикерен белү өчен Саба урамнарын әйләндек. Кагыйдәне хуплаучылар да, аның белән килешмәүчеләр дә бар. Иң башта үлән чабып йөрүче бер абый янына килдек. Сорауларыбызны ишеткәч: «Энем, ул үлән туйдырды инде», ̶  диде дә, үлән чапканын да онытып, өенә үк киреп китте ул. Туйдырды дип үлән белән бәйле кагыйдәләр турында әйттеме, быел яңгыр күп яугач, шаулап үскән үләннәрнең үзләре турындамы  ̶  монысы безгә билгеле түгел.

«Капка төбендә ромашкалар үсә. Миңа аларны чаптыру шундый кызганыч. Мин мондый кагыйдәгә каршы, ̶  дип сөйләп китте юлыбызга очраган бер апа. «Әлегә штраф сукканнары юк. Ләкин инспектор килеп, штраф язачак дип куркыталар»,  ̶  дип тә өстәде ул.

Кулларына авыр сумкалар тоткан икенче апа исә, бу кагыйдәләрне «нормально» дип бәяләде. Йорт янында үләнне һәрдаим чабып торалар икән алар. Шуңа күңелсез хәлләргә дә тарыганнары юк.

Ә менә чираттагы апа кагыйдәләрне дөрес һәм кирәк дип уйлый. «Чабып, матурлап торгач күңелле бит. Үләннәр аз гына үсүгә улларым чыга да чабып керәләр»,  ̶  диде ул.

Алда әйтеп киткәнемчә, кагыйдәләр турында бөтенләй ишетмәгән кешеләр дә бар. Ни өчендер бу көнне Сабага Арчадан, Казаннан һ.б. җирләрдән килүчеләр кисәк кенә «артып китте». Урамда күреп сөйләшкән кешеләр үзләренең Сабага катнашлары юклыгын исбатларга тырышты. Әллә ул көнне район үзәгенә күпләп кунаклар килгән иде, әллә инде халык четерекле сораулардан курыкты, бу сорау да ачык кала.

Аерым бер категорияне авылдан килгән кешеләр алып тора. Алар да «үләнле» кагыйдә турында берни белми. Югыйсә, кагыйдәләр район үзәгендә генә түгел, авылларда да гамәлдә бит...


«Эшләгән кеше генә белә»

Саба җитәкчелеге бу өлкәдә эшчәнлеген дәвам итәргә җыена. Тиздән чирәм озынлыгы һәм башка кагыйдәләргә район оешмаларына да буйсынырга туры киләчәк. Таләпләрне үтәмәгән очракта ТР административ хокук бозулар кодексының шул ук 3.6 нчы маддәсе нигезендә оешмаларга да штраф каралган. Алар өчен штраф 15000 сумнан башлана.

«Бөтен уй, бөтен хыял − чисталыкка килү. Әгәр мондый чаралар күрмәсәң, үзеннән-үзе бер генә әйбер дә барлыкка килми. Һәр яңалыкка гел каршылык чыгып тора. Сабаның матурлыгын карап йөрергә барыбыз да яратабыз. Ә ул матурлыкны булдыру өчен нинди ысуллар кулланылганын эшләгән кеше генә белә. Әлегә шушы юнәлештә эшлибез. Туры килмәгән җирләрен туры китереп бетерергә без тиеш, әлбәттә. Ә кирегә чигенергә дигән теләк әлегә юк», − диде район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов.


Чувашия тәҗрибәсе: 

Берничә ел элек Сабаныкына охшаган вакыйга Чувашиянең Батыр районында да күзәтелгән. Иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырданда халык үзе, авыл җитәкчелеге белән берлектә, капка төбе чиста булуны гына түгел, хәтта урам якта чәчәк үстерүне таләп иткән. 

Кайвакыт эш хәтта штраф сугуга ук барып җиткән, дигән сүзләр бар. Әлеге вакыйга турында безгә журналист Рәфис Җәмдихан сөйләде. 

- Безнең якларда йорт-тирәне тәртиптә тотуга, матурлыкка зур игътибар бирелә. Урам якка чәчәк утырту да шуңа мисал булып тора. Элегрәк бу кагыйдә булып саналса, хәзер гадәти бер күренешкә әйләнде. Әгәр чәчәк утыртылмаса, йорт тирәсе каралмаса, ул ташландык булып санала, − диде журналист. Рәфис Җәмдихан Сабада кертелгән кагыйдәне хуплый. «Капка төбен хуҗалардан башка кем чистартсын? Аңламаучыларга штраф сугарга гына кала инде» − дип белдерде ул.

"Саба тәҗрибәсе" башка районнарга да кертелергә мөмкин

Агентлыгыбызга Сабада кертелгән кагыйдәләр районның күршеләренә дә таралган дигән мәгълүмат килде. Әмма Арча районы башкарма комитетында: «Бу арада тирә-якны тәртиптә тоту буенча бернинди яңа кагыйдәләр дә кертелмәде», − дип җавап бирделәр.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 нчы маддәсе аларда эшләвен, әмма үлән озынлыгына бәйле таләпләр каралмаганын белдерде.

Сабага күрше булмаган районнар белән дә сөйләштек. Буа башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәлим Даутов сорауны ишетүгә үк: «Безнең башка районнардагы кебек үлән 15 смдан артса, штраф сукканыбыз юк»,  ̶  диде. «Без мондый сорауларны демократик юл белән хәл итәбез. Кешенең капка төбе бик начар хәлдә булса да, башта кисәтү ясыйбыз. Икенче тапкыр тикшергәндә дә үзгәреш булмый икән инде, беркетмә төзибез. Без республиканың административ хокук бозулар кодексына гына таянып эш итәбез»,  ̶  дип белдерде ул.

Җәй буе ата торган чәчәкләре белән дан тоткан Актанышта да административ хокук бозулар кодексына гына нигезләнеп эшлиләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов шулай дип белдерде. Ә Сабада кертелгән кагыйдәләр турында ул беренче тапкыр ишетә икән. «Андый кагыйдәне ишеткән юк иде әле. Карап, өйрәнеп чыгасы булыр. Үзебездә аны киләчәктә куллану турында әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм»,  ̶  диде ул.

Менә шундый хәлләр булып ята хәзерге көндә. Саба хакимиятенең тәртипне кайгыртуы, ә халыкның кануннарны белмәве яки белергә теләмәве нәтиҗәсендә барлыкка килгән «төенчек» чишелер дигән өметтә калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100