Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кузаклы фасольле запеканка

Төшке ашка кузаклы фасоль, фарш һәм дөгедән туклыклы запеканка рецептын тәкъдим итәм. Бик тәмле булачак.

news_top_970_100
Кузаклы фасольле запеканка
Камыр өчен: 3 йомырка, 1 стакан кефир, 1-1,5 стакан он, 1 чәй кашыгы тоз, 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен: 300 г шампиньон гөмбәсе, 300 г сыр, 1 стакан дөге, 300 г суган кушылган фарш, 200 г туңдырылган  кузаклы фасоль.

Эш тәртибе:

Беренче эш итеп, камырны ясарга кирәк. Барлык ингредиентларны салып болгаткач, ул каймак кебек булырга тиеш.

Табага пергамент җәяргә, азрак майларга. Формага катлап туралган гөмбә, угычтан уылган сыр, бүрттерелгән дөге, бераз кыздырып алынган фарш, кузаклы фасольне җәябез.

Өстенә камырны салырга һәм саклык белән җәеп җибәрергә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 35-40 минут пешерергә.

Әзер булгач, мичтән алырга һәм бераз суынганын көтәргә. Аннары табаны тәлинкә белән каплап астын өскә әйләндерергә, пергаментны алырга һәм кисеп табынга бирергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100