Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ландыштан "Паштет" пирогы

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан "Паштет" пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Җырчы Ландыштан "Паштет" пирогы
Камыр өчен: 50 г кайнаган су, 1 йомырка, 100 г шикәр комы, 20 г коры чүпрә.

Бөтенесен әйбәтләп болгатырга, шикәрләре калмасын(миксер белән мөмкин). Соңыннан, шунда ук 1 кап атланмай, 350 г он салабыз:

Камыр тиз басыла, кулга ябышмый, ләкин камыр майлы була, шулай булырга тиеш... Эченә төрле эчлек салып була.

Бу очракта җырчы эчлекне күрәгәдән ясаган.

300-400 г күрәгә җимешен иттарткыч яки блендер аша үткәрергә, 100 г шикәр комы (җимеш әчерәк булса 200 г) һәм 50 г су салып, газда 10 минут пешереп алырга.

Аннары камырны җәяргә, майланган табага салырга, камыр табаның яртысына кадәр генә булырга тиеш. Эчлекне салырга һәм өстен теләгәнчә бизи аласыз.

Хәерле кичләр дуслар!!! Менә сезгә искиткеч бер камырның рецепты "Паштет" пирог «Песочное тесто»: - 1 йомырка - Чүперә( дрожжи) 20 гр.- ( сухие булмаса, кусковой булса, тагын да әйбәтерәк) - 100гр.шикәр комы - 50 гр.су Бөтенесен әйбәтләп болгатырга! Шикәрләре калмасын( можно миксером)☺️. Соңыннан , шунда ук салабыз: - 1 пачка сыер мае - 350 гр. Он Басабыз камырны, тиз басыла, кулга ябышмый, ләкин камыр майлы була, шулай булырга тиеш... Эченә төрле эчлек( начинка) салып була, мин кураганы: - курага 300-400 гр. Мясорубка, блендердан чыгарабыз, 200гр. Шикәр комы( әче булса...баллы булса, 100 гр. Җитә) һәм 50 гр. су... Газда( плитәдә) кайнатып алабыз, варенье шикелле бер ун минут.. Камырны җәябез табага салабыз, бераз майланган.. Табаның кырыена биек мендермичә генә, яртысына хәтле.. Аннары эчлекне салабыз... Хәм бизибез, кем ничек... Төрлечә була, Пицца кисә торган әйбер белән дә таяклар ясап була, рәшәткәләр, һәм төрлечә төрлечә.. Нуууу бииик тәмле инде

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100