Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ландыштан чәкчәк

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмга чәкчәк ясавын видеога төшереп куйган. Укучылар рецепт сорап язсалар да, әлегә җырчыдан җавап юк. Укучыларга чәкчәкнең күпсанлы рецептлары арасыннан берсен сайлап, җырчы кебек итеп пешерәсе генә кала.

news_top_970_100
Җырчы Ландыштан чәкчәк
Мисал өчен бер рецепт: 5 йомырка, 1 аш кашыгы сөт, 2 аш кашыгы су, 1/2 чәй кашыгы чәй содасы, 1/2 чәй кашыгы тоз, кирәгенчә он.

Сироп өчен: 1 стакан шикәр комы, 1/2 стакан бал Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр басарга. Йомшак сыгылмалы камырны 25-30 минутка кабарырга куярга. Шуннан соң калынлыгы 2-3 миллиметр булган җәймәләр әзерлибез. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыктагы тасмаларга, аннан соң нечкә баусыман кисәкләр кисәбез.

Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куябыз. Май кызганнан соң камыр кисәкләре алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Кечерәк савытка бал, шикәр комы салып плитәгә куярга һәм болгата-болгата кайнап чыкканчы утта тотарга.

Майда кызган камыр кисәкләрен кайнап чыккан бал һәм шикәр комы катнашмасы белән яхшылап болгатырга. Аннары үзегез теләгән формага китереп өяргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100