Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел суган бәлеше

Камыр куеп мәшәкатьләнмичә генә суган кыягы бәлешен пешерергә мөмкин. Бик җайлы рецепт һәм тәмле дә килеп чыгачак.

news_top_970_100
Яшел суган бәлеше
Камыр өчен: 150 мл кефир, 150 мл майонез, 4 йомырка, 1 бал калагы сода, 2 стакан чамасы он.

Эчлек өчен: 3 каты пешерелгән йомырка, суган кыягы, 50-70 г атланмай, чама белән тоз.

Эчлекне әзерләү өчен йомырканы шакмаклап турарга яки эре угычтан уарга, суганны турарга, атланмайны эретеп салырга һәм тоз сибәргә дә,  яхшылап болгатырга.

Барлык ингредиентларны салып, куе каймак кебек камыр ясарга. Табаны майларга һәм камырның яртасын табага агызырга. Аннары эчлек салырга һәм калган камырны өстенә салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-35 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100