Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык итеннән өлеш (рецепт)

"Саба таңнары" газетасыннан Рафилә Шәмсетдинованың тавык итеннән өлеш рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тавык итеннән өлеш (рецепт)
1 кап йомшартылган маргарин яки атланмайны он белән уарга. Шуңа 1 йомырка сытып, барысын бергә тугларга.

100 г суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм аз гына чәй содасы салып, йомшак итеп камыр басарга (камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була). Камыр ярты сәгать чамасы “ял иткән” арада, өлешнең эчлеген ясарга.

Тавык түшен, бәрәңге белән суганны вак итеп турарга, 2-3 лавр яфрагы ваклап салырга. Коры булмасын өчен, бераз атланмай кушарга.

Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар, әмма капкачсыз гына ясарга, пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салырга мөмкин.

Майлы табага тезеп, өсләренә тугланган йомырка сылап, 180-200 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерергә. Табынга шулпа белән чыгарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100