Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыр юкасы

Айсылу Лероннан "Сыр юкасы" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сыр юкасы
Ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 бал калагы тоз, 0,5 бал калагы шикәр комы, 0,5 бал калагы сода, 250-350 г сыр, 2 стакан он.

 1. Иң элек булган сырны уасы.

 2. Кефирга тоз, шикәр комы, сода салып болгатасы.

 3. Шуңа он һәм уылган сырның яртысын салып, үзенә күрә бер камыр рәвеше кергәнче тырышабыз.

 4. Камырны шарларга бүләсе. Һәрберсен җәеп, өстенә калган сырны салып чыгасы да, кыстыбый шикелле бөкләп куясы. Сүз уңаеннан, эчлеккә колбаса, яки пешкән тавык ите куллансаң да була.

 5. Килеп чыккан сыр лепешкаларын майсыз табада кыздырып аласы гына кала. "Әлеге рецепт буенча лепешкалар күп чыкмый, ике-өч кешелек кенә. Шуңа да ишлерәк гаилә өчен ингредиентлар санын/күләмен арттырырга киңәш итәм", ди Айсылу.

Суыткычта сыр ята. Ашаучы юк. Ирем кичә шуны күреп шелтә белдерде үземә: - Ник сыр алдырасың миңа, ашамагач. Әрәм була бит бу - ди. Дөрес әйтә инде. Бүген тагын әйтәчәк бит инде дип, тизрәк бу сырны эшкә җигәргә булдым! Тиз генә әзерләнә торган рецепт таптым да... һәм менә сырдан лепешка инде тәлинкәдә #листай Беренче булып дегустация ясаучысы да табылды: Сәйдә берсен шундук ялт итте! . Рецепты гади: Ингредиентлар Кефир - 1 ст. Тоз - 0,5 бал калагы Шикәр комы- 0,5 бал калагы Сода - 0,5 бал калагы Сыр - 250-350 Он - 2 ст. . 1. Иң элек булган сырны уасы. 2. Кефирга тоз, шикәр комы, сода салып болгатасы. 3. Шуңа он һәм уылган сырның яртысын салып, үзенә күрә бер камыр рәвеше кергәнче тырышабыз. 4. Камырны шарларга бүләсе. Һәрберсен җәеп, өстенә калган сырны салып чыгасы да, кыстыбый шикелле бөкләп куясы. Сүз уңаеннан, эчлеккә колбаса, яки пешкән тавык ите куллансаң да була. 5. Килеп чыккан сыр лепешкаларын майсыз табада кыздырып аласы гына кала! . P.S. Әлеге рецепт буенча лепешкалар күп чыкмый, ике-өч кешелек кенә. Шуңа да ишлерәк гаилә өчен ингредиентлар санын/күләмен арттырырга киңәш итәм . #рецептотЛерон #сырнаялепешка

Публикация от Айсылу Лерон (@iceluleron)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100