Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шахматлы торт (рецепт)

Ялларда бераз катлаулырак торт пешереп карасак була. Вакытны күп алса да, нәтиҗәсе куандырачак. "Шахматлы торт" рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Шахматлы торт (рецепт)
Торт камыры өчен:
280 грамм он
10 йомырка
2 кап ванильный сахар (мин ансын салмадым)
300 грамм шикәр комы
10 граммкөпшәкләндергеч
150 грамм эретеп суытылган ак май
тагын бер 60 грамм он
40 грамм какао-порошок

Крем өчен: 1 литрдан азрак 33 процентлы сөт өсте, 1 банка кайнаган куертылган сөт (вареная сгущенка).

Эш барышы:

1. Торт ике бисквиттан тора: ак һәм кара. Башта ак бисквитны пешерәбез. Моның өчен 5 йомырканы 150 грамм шикәр комы белән күпертәбез.

2. Шуңа эретеп суытылган 75 грамм ак май салабыз.

3.Коры ингредиентларны бергә бутыйбыз: ак бисквитка тагын 60 грамм он кушабыз.

4. Он белән көпшәкләндергечне иләп әзер массага салабыз.

5. 24 см диаметрлы торт пешерә торган табага салы, алдан кызган мичкә озатабыз.

6. Арытаба кара бисквитны эшлибез. Шулай ук 5 йомырканы 150 грамм шикәр комы белән күпертәбез, шуңа калган майны салып болгатабыз.

7. Коры ингредиентларны- онны, көпшәкләндергечне, какаоны бергә бутыйбыз , илибез һәм әзер масса өстенә салабыз.

9. Шулай ук 24 см диаметрлы табага салып мичкә озатабыз.

10. Камырларның әзерлеген агач таякчык ярдәмендә тикшерәбез.

11. Бисквитлар бераз суынгач, азык пленкасына төреп, 12 сәгатькә суыткычка озатабыз.



12.Билгеләнгән вакыт узгач, суыткычтан алып, бисквитларның кабарыбрак торган өлешләртен - "шапка"ларын кисеп алабыз( анысы безгә бизәү - валчык ясау өчен кирәк була).

13. Бисквитларны икегә бүләбез. барлыгы 4 түгәрәк килеп чыга: ике кара, ике ак.

14. Һәр бисквиттан сурәттәге кебек итеп түгәрәкләр кисәбез.

15. Арытаба тортны җыя башлыйбыз.: уртага кара бисквит куябыз, кырыена - акны, иң кырыена тагын караны. Икенче катка уртага ак бисквит бара, кырыена кара, тагын кырыена ак бисквит. Өченче катка уртага кара түгәрәкне куябыз, кырыена караны, аннан акны. Дүртенче катка уртага ак бисквит, аның кырына кара, аның янәшәсенә ак бисквит куябыз.. Менә шулай, арасына крем яга-яга, 4 катны да эшләп чыгабыз.

16. Һәр катның өстенә мул итеп крем ягабыз. Кремны түбәндәгечә эшлибез: 33 процентлы салкын сөт өстен миксер белән күпертәбез, куертылган сөт белән бутыйбыз. Бу минем иң яраткан крем. Шикәр онына караганда, куертылган сөт белән тәмлерәк була. 

18. Торт җыелып беткәч, суыткычка куябыз.

19. 2-3 сәгатьтән тортны бизи башлыйбыз. Бизәр өчен артып калган камырны кулланабыз. Барысын да уртача зурлыктагы кыргыч аша үткәрәбез.

19. Башта тортның өстен бизибез. Шакмакларны зубочистка ярдәмендә сызабыз. Һәр шакмакка ак һәм кара валчык сибәбез.

20. Кырыен ак һәм кара валчык катнашмасы белән матурлап бетерәбез.

21. 4-5 сәгатькә суыткычка озатабыз.

22. Торт әзер, тәмләп чәй эчәргә дә була. Пешергән ризыкларыгыз тәмле, күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын, дуслар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100