Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илсөядән "Серле тавык" рецепты

Җырчы Илсөя Бәдретдинова пешергән «серле тавык» ның – исеме генә дә ни тора! Сез дә Яңа ел табыныгызны бизәгез әле.

news_top_970_100
Җырчы Илсөядән "Серле тавык" рецепты

4-5 кешелек гаилә өчен: 6 тавык боты, 200 г шампиньон гөмбәсе, 2 баш суган, 50 г каты сыр, 2-3 аш кашыгы кибет каймагы,1 тырнак сарымсак, тоз-борыч, үсемлек мае.

Соус өчен: 250 г мүк җиләге, ярты стакан чишмә суы, 75 г шикәр комы, 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас крахмал,бер чеметем дарчин (корица).

Эш барышы: тавык ботларын юып, сак кына тиресен салдырабыз. Бик җайлы куба ул, элпәсен үткен пычак белән кискәләп җибәрәсе генә бар. Алай да сак булыгыз, тиресе ертылып китмәсен. Ботның өске ягына кадәр килеп җиткәч, сеңерләрен кисеп, калынрак пычак белән сөяген өзеп чыгарабыз, өске буыны тире астында калсын.

Тавык итен сөягеннән аерып, ваклап турыйбыз. Блендер белән тураклатсаң да була, иттарткычтан чыгарсаң да ярый. Алай да итне турап кына салсаң, матуррак шикелле.

Табага үсемлек мае тамызып, башта вак итеп туралган суганны, аннары туралган гөмбәне кыздырып алабыз. Тәменчә тоз, борыч сибәбез.

Зуррак җамаякка кыздырылган гөмбәне, туралган итне, эре угычтан уылган сырны салып, яхшылап болгатабыз. Тоз белән борычның таманлыгын тикшерәбез.

Тавык тиресенә шушы эчлекне бал кашыгы белән тыгызлап тутырабыз. Тыгыз, йомры булса матур. Тиренең аскы итәген кайтарып, агач таякчыклар белән беркетеп куябыз.

Тутырылган тавык ботларын майлы табага тезеп, өстеннән вак угычтан уылган сарымсак кушылган каймак ягабыз да 40–50 минутка 180–200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Шулкадәр матур булып кызарып пешә алар.

Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын, ул пешкән арада бик тәмле бер соус әзерлик әле.
Юылган мүк җиләген тирән эчле кәстрүлгә салып, ярты стакан су өстибез дә кайнатырга куябыз.


Кайнап чыгуга, шикәр комы һәм бер чеметем дарчин өстибез.

Крахмалны аз гына салкын суда төерләре калмаслык итеп болгатып, мүк җиләге янына салабыз. Тагын бер кат кайнап чыкканнан соң, утны сүндерәбез.

Чак кына суынып киткән мүк җиләген блендер белән издереп алабыз. Боламык булганчы изәргә кирәкми, тере җиләкләр дә калырга тиеш.

Зур тәлинкә төбенә салат яфраклары түшәп, тутырган тавык ботларын матур итеп тезәбез, өстеннән җиңелчә генә соус агызып, петрушка яфраклары белән бизибез.

Калган соусны исә матур савытка салып, ит янына табынга чыгарабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100