"Сарыборын" салаты

13 Августа 2017

Укылган: 427 тапкыр

Тукай районының "Якты юл" газетасыннан "Сарыборын" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 1 кап (8 данә) краб таякчыгы, 2 әфлисун, 2 тырнак сарымсак, каты пешкән 2-3 йомырка, 1 банка консервланган кукуруз, яшел тәмләткечләр, майонез, тоз.
Йомырканы вак итеп шакмаклап турарга.Сарымсакны изәргә яки вак итеп турарга. Әфлисунның кабыгын чистартырга һәм өлешләргә бүлгәләргә, элпәсен чистартып турарга. Краб таякчыкларын эретергә, пленкасын чистартырга һәм шакмаклап турарга.
Барысын бергә кушарга, майонез салып, сак кына болгатырга.
Салатны, яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга чыгарырга.

Фикерләр








Аш-су

Банкада тәмле тавык (рецепт)

Җырчы Айгөл Бариева Инстаграмга 3 литрлы банкада тавык әзерләү рецептын куйган һәм бик тәмле булуын белдергән.

Аш-су

"Ягымлы" салат (рецепт)

"Әлмәт таңнары" газетасыннан "Ягымлы" салат рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла