Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни гөбәдия (рецепт)

Нәни гөбәдия рецептын тәкъдим итәбез. Аны өлеш дип тә атыйлар.

news_top_970_100
Нәни гөбәдия (рецепт)

Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә,  ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз.

Эчлек өчен: 250 г корт, 1 әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай.

Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка.

Өстенә сибү өчен 5-6 печенье.

Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куярга.Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатырга. Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга. Аннан дөгене кушып болгатырга.
Чистартылган йомырканы вак угычтан уарга. Атланмайны эретергә.

Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтергә. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәяргә. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салырга. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән капларга. Кырыйларын беркетергә һәм матур итеп бөгәргә.

Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә. 200 градускача җылытылган мичтә пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100