Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова кычыткан ашы пешергән

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан, Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан һәм Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кычыткан һәм кузгалак ашлары рецептларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова кычыткан ашы пешергән
Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмга авылда кычыткан җыйган фотосын куйган. "Укроп, яшел суган, йомырка туглап салып пешерәсең, ачыган катык белән ашасаң", дип "авыздан сулар килерлек" итеп сөйли җырчы.


Ит шулпасы кайнатырга, сөзәргә, шулпага бер ике бәрәңгене саламлап турап салырга.

Кычытканның матур өске яфракларын җыярга, юарга, кайнар су белән пешекләргә, вак итеп турарга, 4-5 йомырка салып тугларга.

Шулпага йомыркалы кычытканны салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга.

Кишер белән суганны майда кыздырырга, лавр яфрагы салырга.

"Элек кысыр аш пешерәләр иде,анысы итсез шулпага гына. Ә итле шулпа үзенчә тәмле", - дип яза Мәрьям ханым.

Кузгалаклы ашка килгәндә, ул да шул тәртиптә пешерелә. Итле шулпага кишер, кузгалак, кычыткан, бәрәңге салып пешерергә.

"Табынга биргәндә бер тәлинкәгә пешкән йомырканы дүрткә бүлеп салырга мөмкин", - ди Әлфия ханым.
Ә сез кычыткан һәм кузгалак ашы пешереп ашарга өлгердегезме әле?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100