Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кузгалак бәлеше

Мин - яратам! Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирог пешерәм.

news_top_970_100
Кузгалак бәлеше
Кузгалак пирогын төрлечә пешереп караганым бар.Минем карашка, иң тәмлесе катлы ( слоеный) камырга салып пешерелгәне. Катлы камырны мин "Магнит"тан "Бездрожжевое" дигәнен алам.

Камырны уклау белән җәярлек итеп эретәм дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп туралган кузгалак салам, мул гына итеп шикәр комы белән манный ярмасы сибәм һәм өстен икенче өлеш камыр белән каплыйм. Читләрен бөгеп чыккач, мичкә озатам. 20-25 минуттан пирог пешеп тә җитә.

Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм! Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирүген пешереп карарга киңәш итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100