Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кура җиләгеннән варенье

"Әлмәт таңнары" газетасыннан кура җиләге кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез. Әлеге вареньены кайнаткан вакытта җиләкләр дә бөтен кала, шикәр комы да артык күп кирәкми. Җиләкләр тәме дә саклана.

news_top_970_100
Кура җиләгеннән варенье
Кайнату өчен 1 килограмм җиләккә, 0,5 килограмм шикәр комы алына.

Ничек кайнатырга:

1. Кура җиләген чистартабыз, юмыйбыз.

2. Эмаль кастрюльгә бер уч кура җиләген беренче катлам итеп салабыз.

3. Өстенә шикәр комы,тагын бер катлам кура җиләген салабыз.

4. Шулай беткәнче сала барабыз.

5. Кура җиләге кырыйга су чыгарганчы шикәр комы сок белән кушылганны көтеп торабыз.

6. Аннары кастрюльне салмак утка куябыз.

7. Кайнатып чыгарабыз, акрын гына болгатып җибәрәбез.

8. Кайнап чыкканнан соң, 5 минут тотабыз да, уттан алабыз. Күбеген алырга да онытмыйбыз.

Вареньены банкаларга тутырабыз да, одеал белән каплап, суытабыз. Инде кышны көтәргә генә кала.

Тәмле һәм файдалы булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100