Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кумкват кайнатмасы

Кумкват җимешләре сортлары буенча яшел, кызыл, сары, кызгылт сары төстә була. Алар яңа өзеп алынган, киптерелгән килеш тә бер үк дәрәҗәдә файдалы һәм бу үзлеген ничек тә югалтмый.

news_top_970_100
Кумкват кайнатмасы

850 грамм кумкват, 2 уртача апельсин, 500 грамм шикәр комы кирәк булачак.

Кумкватларны берничә тапкыр кайнар суда юарга һәм җимешләрдәге майлы тышчаны кул белән ышкып юып бетерергә, аларны уртага кисәргә, орлыкларын алырга.

Кумкватларны кәстрүлгә салырга ике апельсин согын сыгарга, шикәр комы салып болгатырга.

Кәстрүльне утка куярга, кайнатып чыгарырга, аннары болгатып сүрән утта 20-25 минут пешерергә.

Уттан алырга, кумкватларны бер тәүлеккә сиропта калдырырга, аннары утка куеп сүрән утта 20-25 минут пешереп алырга.

Сироп кайнап бетәргә тиеш. Аннары кумкватларны банкага тутырырга һәм суынганчы банканың астын өскә әйләндереп куярга.

Бу кайнатманың чыгышы аз, 200 мл лы 2 банка чыга. Кумкватлар таралып бетми, ә мармелад сыман була.

Бу җимешне төрле ит ризыклары янына гарнирга да өстәргә мөмкин. Камыр ризыклары эчлеге буларак кабак белән кушарга мөмкин, бөтенләй яңа тәмдәге эчлек булачак. Шулай ук компот та ясарга мөмкин. Киптерелгән кумкваттагы эфир мае аның бактерияләргә каршы тору үзлеген арттыра. Бу җимешнең калориясе югары түгел, иртән ашап куйган очракта энергия бирә.

Киптерелгән кумкват организмны витаминнарга һәм минераль запасларга баета, кешенең иммунитетын ныгыта һәм организмның төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, шулай ук гөмбә авыруларын дәваларга ярдәм итә. Киптерелгән кумкватны дәвалану максатларынна куллану киң таралган, аны еш кына салкын тигәндә һәм ютәл булганда кулланалар, бу продукттагы матдәләр кыска вакытта инфекциядән котылырга ярдәм итә, шуңа кискен тын юллары авырулары вакытында аны куллану актуаль.<br>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100