Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукуруз оныннан белен (рецепт)

Кукуруз онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Бүген искиткеч тәмле кукуруз коймаклары белән сыйлана аласыз.

news_top_970_100
Кукуруз оныннан белен (рецепт)
Камыр өчен: 100 г кукуруз оны, 2 йомырка, 100 мл 10%  лы сөт өсте (сливки), бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы шикәр оны.

Кыздыру өчен: үсемлек мае.

Эш барышы:

1. Савытка ике йомырка сытабыз, 100 мл сөт өсте, чәй кашыгы шикәр комы, тоз өстәп, күпертәбез.


2. Шул савытка иләктән иләп кукуруз оны салабыз. Камырны 30 минутка җылы урынга алып куябыз.


3. Табаны кыздырып, үсемлек мае тамызабыз. Шуңа камырны салып, һәр ягыннан ярты минут чамасы кыздырабыз.


4. Беленне каймак һәм җиләк белән бизибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100