Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кояшкай" кексы

Бу тәмле кекс рецептын мин "Ютуб" каналыннан табып алдым. Гади генә рецепт булганга күрә пешереп карадым. Тәмле килеп чыкты. Төсе кояш сыман алтынсары булганга күрә, мин аңа "Кояшкай" дип исем куштым.

news_top_970_100
"Кояшкай" кексы
Кекс өчен:
4 йомырка
1, 5 стакан шикәр комы
2, 5 стакан он
10 грамм камыр көпшәкләндергеч ( разрыхлитель)
5 грамм ванилин (мин әзрәк салдым)
0, 5 стакан үсемлек мае
0, 5 стакан әфлисун суты
2 уртача зурлыктагы кишер

Эш барышы:
1. Башта йомырка белән шикәр комын миксер белән күперттем.

2. Шуңа үсемлек мае, әфлисун суты, уртача тишекле кыргычтан үткәрелгән кишер куштым.

3. Онга камыр йомшарткыч, ванилин кушып бутадым да, шуны әз-әзләп әзер массага керттем.

4. Алдан кызулатырга куелган духовкада 40 минут чамасы пешереп алдым.


"Кояшкай" - чәй эчәргә бик тәмле кекс. Иң мөһиме - тиз эшләнә. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100