Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киптерелгән җиләк-җимешле кекслар

Өйдә пешкән вак кекслар бик тәмле. Аларга үзгә тәм бирү өчен мәк, шоколад, куертылган сөт, яңа өзелгән яки киптерелгән җиләк- җимешләр салырга мөмкин.

news_top_970_100
Киптерелгән җиләк-җимешле кекслар
Камыр өчен: 1 стакан кефир, 170 г шикәр комы, 150 грамм атланмай яки ярты стакан үсемлек мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 2стакан он.

Бүлмә температурасындагы ингредиентларны бергә салып болгатырга. Камыр куе каймак хәлендә булырга тиеш. Мин киптерелгән җиләк-җимешләрне дә (сухофрукты) шакмаклап турап салдым.

Махсус форманы духовкада кыздырырга, үсемлек мае белән майларга һәм тулыр-тулмас итеп камыр салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100