Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кефирдан кайнатылган корт

"Татар ашлары" социаль челтәрдәге төркемнән кефирдан корт рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кефирдан кайнатылган корт
Кортны калын төпле савытта яки табада кайнаталар.

Кефирны савытка салып, көчле ут өстенә куялар. Суы кайнап беткәч, утны киметәләр һәм, саргылт төскә кергәнче, болгата-болгата кайнаталар, савыт төбендә корт утырып кала.

Әзер кортны гөбәдия эченә салалар, май һәм бал белән ашыйлар. Кортны гөбәдия өчен әзерләгәндә каймак яки атланмай (сары май), шикәр өстәп утка куялар һәм яхшылап болгаталар.

Бер гөбәдия өчен корт кайнатканда, ярты литр кефир кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100