Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каймаклы бәрәңге пешерү ысулы

"Шәһри Казан" газетасыннан каймаклы бәрәңге пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Каймаклы бәрәңге пешерү ысулы
Моның өчен бәрәңге, каймак, су, сыр, яшел тәмләткеч, суган, тоз, борыч кирәк.

Каймак белән суны бертигез күләмдә алып, яхшылап болгатабыз.

Суганны боҗралап, бәрәңгене юка гына телемнәргә турыйбыз. Майлы табага суган белән бәрәңгене катламлап салабыз. Һәр катлам өстенә тоз сибәбез. Иң өскә каймаклы катнашманы агызып, вак итеп туралган яшел тәмләткеч сибәбез.

45-50 минут пешкәч, өстенә уылган сыр сибеп, тагын 15 минут газ мичендә тотып алабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100