Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестә пирогы

Чүпрәле камыр белән кәбестә пирогын тиз арада пешереп була.

news_top_970_100
Кәбестә пирогы
Камыр өчен:
- 1 стакан кайнаган су
- ярты стакан үсемлек мае
- 50 г атланмай
- 5 г коры чүпрә
- 2 йомырка
- 1 аш кашыгы шикәр комы
- тәменчә тоз
- он

Эчлек өчен:
- 4 йомырка
- уртача зурлыктагы кәбестәнең 1/4 өлеше
- 50 атланмай
- тәменчә тоз, шикәр комы

Йомыркаларны яхшылап туглап, өстенә җылымса су, үсемлек мае салабыз. Эретеп, атланмай өстибез. Тоз һәм шикәр комы өстәп, яхшылап болгатабыз. Он белән чүпрәне катнаштырабыз да сыек масса өстенә салабыз. Шуннан он өсти-өсти кулга ябышмый торган йомшак камыр ясыйбыз. Ул үзенә кирәк кадәр онны алып бетергәч, ябышмый башлый.



Онны артык күп салып җибәрмәгез, азлап кына өстәп барыгыз. Шулай кул белән баса торгач, камыр бик ипле була, төрле формага кертү җайлы була.

Суны җылымаса итеп алыгыз. Шул вакытта камыр да җылы булып, кулда җиңел генә басылыр. Андый камыр кулда "тере" булып әвәләнеп йөри.

Әзер камырны тастымал белән каплап җылырак урынга куеп торыгыз.



Шул арада 4 йомырканы каты итеп пешерергә куябыз. Пешкән йомыркаларны ваклап турыйбыз.



Кәбестәне вак шакмаклар итеп турыйбыз да, атланмай салынган табада сүрән утта пешерәбез. Бераз гына тоз сибеп җибәрәбез.



Йомырка белән пешкән кәбестәне кушып, тоз һәм шикәр комы өстәп болгатып, эчлекне әзерлибез. Эчлекне тәмләп карагыз: баллырак яратсагыз, шикәр комын мулдан өстәргә дә була.



Камырны ике өлешкә бүләбез. Зуррак өлешен җәеп майланган табага салабыз. Кечерәк өлеше белән пирогның өстен каплыйбыз.



Табаның уртасын гына майлагыз. Камырның кырыйларына май тисә, пирог ясаганда, ул ябышмас.

Пирог формалаштырып, өстен чәнечке белән тишкәләп чыгабыз. Юкса пирогның өсте тигез кабармас. Чәнечеке эзләреннән артык һава чыгып, пирог матур һәм тигез булып пешәр.



200 градус чамасы кайнарлыктагы мичтә 30-45 минут пешерәбез. Һәркемнең үз миче, үз җае дигәндәй, кайсы мичтә ничек пешә - анысын үзегез чамаларсыз.

Өстенен кызартыбрак пешерергә теләсәгез, бераз озаграк та тотарга була.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100