Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестәле йомыркалы бөккән

Юка гына итеп җәелгән төче камыр эчендәге искиткеч тәмле кәбестә берәүне дә битараф итмәс. Кәбестә пешми калыр дип борчыласы юк. Юка гына итеп туралган кәбестә сары май һәм шикәр кушкач, бик йомшак була. Мин бөккәннәрнең камыры юка, эчлеге күп булганын яратам. Бу бөккәннәрне дә нәкъ шундый итеп пешерик әле.

news_top_970_100
Кәбестәле йомыркалы бөккән

6 бөккән өчен: 1 йомырка, ярты стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае, берәр чеметем тоз белән шикәр, бер чеметем аш содасы.

Эчлек өчен: 4 пешкән йомырка, 1 түтәрәм кәбестә, 1/4 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 50 г атланмай, бөккән өстенә ягу өчен 1 йомырка.

Эш барышы:

1. Йомырканы үсемлек мае белән куе каймак куелыгы булганчы туглыйбыз.

2. Тоз, шикәр комы, чәй содасы кушабыз, су өстибез дә, кирәгенчә он салып, камыр басабыз. Камырны 15 минуттан да кимрәк басмаска кирәк. Аннары камырны йомарлап, полиэтилен элпәгә төрәбез дә бер сәгатькә кырыйга куеп торабыз.

3. Бу арада кәбестәне юка гына итеп турап, зур табакка бушатабыз. Тоз һәм шикәр салып, кәбестәнең суты чыкканчы кул белән уабыз. Суты артык күп чыкса, түгәргә кирәк булыр.

4. Каты пешкән йомырканы ваклап турыйбыз һәм кәбестә белән икесен бергә кушабыз.

5. Шунда ук сары май өстибез. Шуның белән эчлек әзер.



6. Камырны 6 тигез кисәккә бүләбез. Һәрберсен юка итеп тәгәрәтеп җәябез.

7. Камырның бер яртысына күп итеп эчлек салабыз, икенче яртысы белән каплап, ярымай рәвешендә бөрәбез.

8. Әзер бөкәннәрне төбе майланган табага тезәбез.

9. 1 чи йомырканы 1 аш кашыгы су белән туглап, күпертәбез дә бөккән өстенә ягабыз.

10. Табаны 30 минутка 200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.

11. Мичтән алгач, бөкәннәрнең өстен атланмай белән майлыйбыз да кайнар килеш табынга куябыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100