Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле печенье рецепты

Әлеге рецепт буенча печеньеларны 210 градуска кадәр җиткерелгән кайнар мичтә әзерлибез.

news_top_970_100
Эремчекле печенье рецепты

Ингредиентлар:

400 грамм эремчек,

200 грамм ак май,

300 грамм он,

10 грамм (1 кап) көпшәкләндергеч,

7-8 аш кашыгы шикәр комы.

Ак майны ваклыйбыз һәм җебетер өчен микродулкынлы мичкә куеп алабыз. Эремчек белән майны кушабыз һәм блендерда әйләндерәбез. Эремчекнең төере калмаска тиеш. Әзер булган массага он һәм разрыхлитель салабыз. Камырны җиңелчә генә басабыз. Әзер булгач, камырны икегә бүләбез һәм бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Бер сәгатьтән камырның бер өлешен алабыз. Икенчесе суыткычта калсын. Камырны 3 мм калынлыкта җәябез. Диаметры 9 см булган бокал яисә чынаяк ярдәмендә түгәрәкләр ясыйбыз. Тарелкага шикәр салабыз. Килеп чыккан түгәрәкләрне бер ягыннан шикәрдә әвәлибез. Түгәрәкне урталай бөклибез, шикәрле ягы эчлек урынына эчтә кала. Ярымтүгәрәкнең бер ягын гына тагын шикәрдә әвәлибез һәм ярымтүгәрәкне урталай бөклибез. Бер ягын тагын шикәр комында әвәлибез. Ачылып китмәсен өчен, бармак белән бераз басып куябыз.

Пергамент җәелгән табага печеньеларны тезәбез. Шикәрле ягы өстә кала. 210 градуска кадәр җиткерелгән кайнар мичтә 15 минут тотабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100