Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчек рулетлары

Әлеге эремчек рулетлары бигрәк тә балалар күңеленә хуш киләчәк.

news_top_970_100
Эремчек рулетлары

Камыр өчен:
350 г он
3 г чүпрә
100 г сөт
50 г шикәр комы
50 г ак май яисә сыек май
70 г кибет каймагы
3 г тоз
Эчлек өчен:
500 г эремчек
1 йомырка
100 г шикәр комы
Эш барышы:
Җылымса сөткә коры чүпрә, шикәр комы һәм 2-3 бал кашыгы он салып болгатабыз. Әлеге масса күбекләнеп кабарып чыкканчы 30-40 минутка җылы урынга куеп торабыз.
Ул арада он, шикәр комын һәм тозны бер савытка салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Алар янына йомшартылган май, каймак кушабыз һәм болгатабыз. Кабарып чыккан чүпрәле массаны да өстибез. Яхшылап болгатабыз. Камырны 10-15 минут ял иттерәбез.
Аннан яхшылап камыр басабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз.
Эчлек өчен эремчек белән йомырканы һәм шикәр комын бутыйбыз.
Кабарган камырны 0,5-1 см калынлыкта җәябез. Алдан әзерләнгән эчлекне камырга җәябез. Аннан камырны рулет формасында төрәбез. Әлеге рулетны кисәкләргә кисәбез. Якынча 20 рулет чыга.
Кисәкләрне табага тезәбез һәм бераз кабартабыз. Мичкә тыгар алдыннан өстенә йомырка сарысы сөртәбез. 200 градуслы мичтә кызарганчы 30 минутка якын тотабыз. Әзер эремчек рулетлар өстенә алдан әзерләнгән кибет каймагы һәм шикәр комы болгатмасы сөртәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100