Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чын бисквит пешерү серләре

"Әтнә таңы" газетасыннан бисквит пешерү рецептын тәкъдим итәбез.Күпереп пешкән бисквитны кем яратмый икән. Аннан пирожныйлар, кекслар, торт һәм рулетлар да әзерләп була. Чәй янына менә дигән тәмнүшкә, кремсыз да бик тәмле.

news_top_970_100
Чын бисквит пешерү серләре
Бисквит кондитер камыры - йомырка, шикәр комы һәм оннан әзерләнә.

1. Иң отышлы күләм: 6 йомырка, 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, сода яки 0,5 ч.к. көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

2. Күпертер алдыннан йомыркаларны 10-15 минут морозильникта суытып алыгыз.

3. Йомыркаларны тирән савытка салып миксер белән күбрәк өске яктан гына күпертәбез, савытның төбенә ара-тирә генә төшеп алабыз.

4. Йомырканың күләме 4-5 мәртәбә арткач кына шикәр комын аз-азлап өстәп тагын болгатабыз.

5. Миксерны сүндереп, кашык белән болгата-болгата аз-азлап он, сода яки көпшәкләндергеч өстибез.

6. Формага пергамент кәгазе җәеп, камырны агызабыз һәм алдан 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә куеп 40-45 чамасы (мичегезгә карап) пешереп алабыз.

Бисквитны пешергән вакытта мичне ачарга ярамый. Әзер бисквитны табадан алмыйча суытырга кирәк.

Бисквит әзер. Инде үзегезнең фантазиягезне җигә аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100