Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өчпочмак (рецепт)

"Яшел Үзән" газетасыннан 12 кешегә өчпочмак әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Өчпочмак (рецепт)
Камыр өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60 грамм атланмай, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике йомырка (өсләренә сөртү өчен).

Эчлек өчен: 400 грамм тавыкның түш ите, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.

Тавык итеннән тыш. башка төрле ит тә алырга мөмкин.

Камыр әзерләү
Җамаякка җылымса сөт салып, атланмай өстәгез, чүпрә кушып җибәрегез, шикәр комы, тоз салыгыз һәм он иләгез, барысын бергә кушып болгатыгыз да камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәгез. Камырның өстен каплагыз да бер сәгатькә җылы урынга куегыз (кабарырга тиеш, якынча 2 тапкырга арта).

Эчлек әзерләү
Кабыр кабара торганда, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турагыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салыгыз, шунда эчлекне бергә кушыгыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибегез һәм барысын бергә болгатыгыз.

Мичнене уртача кызулыкка куегыз да 20-25 минут тотыгыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан җамаякка бушатыгыз һәм суынырга куегыз.

Камырыгызны он сипкән куна тактасына алып куегыз да, озынча «колбаса» рәвешендә тәгәрәтегез, аннан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисегез һәм 15 минут кабарып киткәннәрен көтегез.

Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына 80-82 грамм авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз.

Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын.

Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз.Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган мичкә куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.

Табаны мичтән алыгыз һәм 5-10 минут суынганын көтегез. Өчпочмакларны тәлинкәләргә тезеп чыгыгыз.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100