Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брынзалы бәрәңге пәрәмәче

Осетин милли пирогына охшатып, тозлы сыр белән пәрәмәч пешереп карагыз әле. Тиз һәм җиңел генә ясала. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле.

news_top_970_100
Брынзалы бәрәңге пәрәмәче
Камыр өчен:
1 стакан кефир;
ярты стакан җылы су;
1 аш кашыгы шикәр комы;
тәменчә тоз;
ике йомырка;
12 грам коры чүпрә;
350 г чамасы бодай оны;
80 г чамасы арыш оны (арыш онын кушмаска да мөмкин).

Эчлек өчен:
20 бәрәңге;
80 г атланмай;
100 г брынза яки осетин сыры; 
соңыннан тәменчә тоз өстисе;
яшел тәмләткечләр.

Чүпрәле камыр басып, күпертергә куябыз. Онны һәр хуҗабикә үз чамасы белән алыр, кулга ябышмый торган камыр килеп чыгарга тиеш. Әйбәтләп басып бетермәгән камырдан пирог ясап булмас. Көчне кызганмыйча басыгыз.

Бәрәңгене суда пешерәбез, сөт, атланмай кушып изәбез. Бәрәңге боламагына чәнечке белән вакланган брынза, яшел тәмләткечләр кушабыз.



Күпергән камырны өч кисәккә бүләбез. Камырны түгәрәкләп җәябез дә өстенә бәрәңге болмагының өчтән бер өлешен салабыз.



Камыр кырыйларын күтәртеп ябыштырабыз. Кул белән җәеп җибәрәбез. Уклау белән юкартырга мөмкин, ләкин кул белән алып салырлык зурлыкта булсын. Юкса камыр тишелеп, пирог ватылачак.



Табага пергамент кәгазе җәябез. Бу пирогның өстен дә, астын да майламыйча пешерәләр.

Кулны җайлап кына камыр астына куеп, пирогны кире ягы белән әйләндереп, пергамент кәгазе җәелгән табага күчереп салабыз.



Табада килеш камырны кул белән ипләп, эчендәге бәрәңгене таратабыз, эчлекне тигезлибез. Юка пирог формасына китерәбез. 

Пирог уртасында тишек ясыйбыз - артык пар шуннан чыгып бетәр, пирог матур булып пешәр.

Пицца кисә торган пычак белән пирог өстен кискәләп җибәрәбез. Пешкәч шул урыннан кисәкләргә бүләргә уңайлы булыр.



Пирогны 10 минутлап кына күпертеп алабыз да 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз. Салкын мичкә куйсаң, пирог артык күпереп пешәр.



30–40 минут дәвамында мичтә пешерәбез. Өсте матурлап кызар дип көтеп тормагыз, арыш оны салынган булганга, пирогның өсте аксыл калачак.

Пешеп чыккан пәрәмәчнең өстен мул итеп атланмай белән майлап, кисәкләргә бүлеп табынга бирәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100