Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бостон кремлы торт (рецепт)

Әлеге кремле торт бик йомшак, җиңел, баллы. Тортның исеме — Бостон кремлы торт, чөнки ул Массачусетс штатының рәсми десерты булып тора. Аны француз шеф-повары М.Sanzian уйлап тапкан.

news_top_970_100
Бостон кремлы торт (рецепт)
Кирәкле ингредиентлар: 125 г он, 4 йомырка, 150 г шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 1 бал кашыгы лимон согы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 50 мл сөт өсте (сливки), 200 г шоколад.

Крем өчен: 500 мл сөт, 2 йомырка, 100 г шикәр комы, 30 г крахмал, 50 г атланмай, ванилин.

Әзерләү тәртибе:

1. Башта кремны әзерлибез. Сөтне ванилин салып кайнатабыз. Йомырканы шикәр комы һәм крахмал белән болгатабыз. Аннары кайнар сөтне йомырка катнашмасы белән әйбәтләп болгатабыз.

2. Әзер массаны уртача утка утыртабыз. Кайнап чыккач 2 минут тотабыз, һәрдаим болгатып торабыз. Уттан алып атланмай кушабыз.

3. Суытырга калдырабыз. Өстен каплап торыгыз.

4. Хәзер камырын ясыйбыз. Он, көпшәкләндергеч, 50 гр шикәр комын бергә кушып болгатабыз. Аерым савытта йомырка сарыларын, лимон согы һәм үсемлек маен болгатабыз. Өченче савытта йомырканың акларын һәм калган 100 гр шикәр комын күпертәбез.

5. Әз-әзләп кенә йомырканың агын сарысына кушабыз. Онлы массаны 3 кә бүлеп бер-бер артлы кушып болгатабыз. 175 С та, 30-40 минут пешерәбез.

6. Әзер бисквитны суытабыз, корж формасындагы 2 яки 3 өлешкә бүләбез.

7. Һәр коржга мул итеп крем ягабыз.

8. Глазурь өчен сөт өстен җылытабыз, эретелгән шоколад өстибез. Торт өстенә матурлап агызабыз.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100