Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавырсак

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасыннан бавырсак рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бавырсак
1кг югары сортлы онга: 10 йомырка, 130-140 г сөт, 30-35 г шикәр, 30 г сары май, 5 г чүпрә, кыздырырга 180-200 г май.

Савытка йомырка, сөт, май, шикәр комы, тоз һәм бераз чүпрә салып (күп вакытта салмыйлар да), шикәре, тозы һәм чүпрәсе эреп беткәнче яхшылап болгаталар, иләнгән он өстәп, камыр басалар. Ул өйдә баскан токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Камырны 100-150 г лы кисәкләргә бүлеп, бармак калынлыгында тәгәрәтәләр һәм урман чикләвегеннән зуррак итеп кисәләр, аннары кайнап торган майга салып, болгата-болгата, кызарганчы пешерәләр.

Әзер бавырсакны дуршлагта сөзәләр. Өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин. Табынга салкын килеш бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100