Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бастырма (рецепт)

"Бастырма" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бастырма (рецепт)
Бастырма әзерләү өчен: 1 кг ат ите, 1 литр су, 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы төелгән кызыл борыч, коры тмин, әнис, дафнә (лавр) яфрагы.

Итне юарга һәм киптерергә кирәк. Эш тизрэк барсын өчен, итне озынча итеп берничә өлешкә бүләргә була, мае булса, аны аерып алырга кирәк.

Суны тоз салып кайнатабыз, суынганнан соң дафнә яфрагы салабыз. Итне шул суга салып, ике тәүлеккә суыткычка куеп торабыз.

Ике тәүлек узгач итне судан алырга һәм киптерергә кирәк. Тмин, борыч, әнисне бергә төеп, әлеге катнашма белән итне яхшылап ышкыйбыз. 15 минуттан соң ит кисәкләрен берничә кат марляга төрергә, жгут белән тарттырып бәйләргә һәм яхшы җилләтелә торган бүлмәгә элеп куярга кирәк.

Уртача алганда бастырма бер атна эчендә әзер була. Әгәр аның тышкы ягы коры һәм тыгыз икән, бастырма әзер дигән сүз.

Бастырманы нәзек телемнәргә телеп ашыйлар, әзерләгән марляга төреп, суык урында саклыйлар.

Сез дә ясап карагыз, бастырмаларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100