Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банан пирогы (рецепт)

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән банан пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Банан пирогы (рецепт)
Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан.

Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә.

Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатырга.

Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатырга.

Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салырга.

Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салырга.

Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100