Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык консервасы бәлеше

Үзегез яраткан балык консервасыннан туклыклы бәлеш пешереп алырга мөмкин. Бәлеш кайнар килеш тә, суынгач та тәмле булачак.

news_top_970_100
Балык консервасы бәлеше
Камыр өчен: 200 г кефир, 100 г атланмай яки 2 аш кашыгы авыл каймагы, 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч, чама белән тоз һәм он.

Камыр табага агып төшә торган булырга тиеш.

Эчлек: “Сайра” балык консервасы (башка төрлеләрен дә сайларга мөмкин), бер эре кишер, 1 эре суган, 4-5 уртача бәрәңге. Өстенә сибү өчен – көнҗет орлыгы. Табаны майлау өчен - үсемлек мае.

Эчлекне катламлап җәйгәч һәрбер ингредиентны аерым тәлинкәгә әзерләргә кирәк булачак. Беренче эш итеп балыкны чәнечке белән изәргә, кишер белән суганны үсемлек маенда бераз кыздырып алырга, бәрәңгене кабыгын әрчеп яки әрчемичә суда пешерергә һәм шакмаклап турарга.

Үсемлек мае белән майланган табага камырның яртысын агызырга, аның өстенә балыкны салып җәяргә, аннары бәрәңге, тоз, кишер белән суган һәм калган камырны тигезләп өстенә җәяргә. Балык бәлеше өстенә көнҗет орлыгы сибәргә һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100