Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лероннан алма бәлеше

Айсылу Лерон Инстаграмга алма бәлеше рецептын куйган. "Чәйгә менә дигән инде! Камыры да бик йомшак килеп чыга", - дигән ул. Әйдәгез, пешереп карыйк...

news_top_970_100
Айсылу Лероннан алма бәлеше
Камыр өчен: 200г сөт, 1 йомырка, 17 г чүпрә, бер чеметем тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 450г он.

Эчлек өчен: 2-3 алма, 50-80 г атланмай, ким дигәндә 2-3 аш кашыгы шикәр комы, махсус алма пироглары өчен корицалы тәмләткеч (монысын яратсагыз гына кулланыгыз).
.
Әзерләү тәртибе:
1. Җылы сөткә(40°ка хәтле җылытылса, бик шәп) йомырка, чүпрә, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салып болгатасы.

Аннары әкренләп он өстисең. Камыр рәвеше кергәч, берәр сәгатькә җылырак урынга куеп торасы Ул арада камыр шактый күтәрелергә тиеш.

2. Эчлек өчен каты алмалар кирәк булыр. Аларны шакмаклап турыйсы да, сыер мае белән табада кыздыра башлыйсы. Шул арада шикәр комын, тәмләткечләрен өстисең. Алма карамельләшеп, йомшаргач, аны газдан алып суытырга кирәк.

3. Күтәрелгән камырны ике өлешкә бүләбез. Берсен җәябез дә, табага пирог асты итеп куябыз. Шуның өстенә эчлекне салабыз. 

Шуннан соң калган камырны тагы 2 өлешкә бүләсе: берсе зуррак - ул пирогның өсте өчен булса, икенчесе - пирог өстен бизәү өчен кирәк булачак.

Үзегез белгәнчә бизәгәч, пирогны 180°лы мичтә 30-40 минут пешерергә


.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100