Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Алтын нива” конфеты (рецепт)

Сезгә балалар өчен сөт катнашмаларыннан ясалган конфет рецептын тәкъдим итәбез. Яшь әниләр бала бер сөт катнашмасын (смесь) яратмаса, икенче төрлесен алып карый, өченчесен...Менә алар шкафта җыелып ятмасын өчен конфет ясарга мөмкин.

news_top_970_100
“Алтын нива” конфеты (рецепт)
Конфет өчен: 0,5 стакан сөт, 150 грамм ак май, 4 чәй кашыгы какао, 1 стакан шикәр комы, бер пачка сөт катнашмасы, (“Малютка”, “Нан” һ.б.), 150 грамм әстерхан чикләвеге, 1 пачка вафли кирәк.

Сөт, май, шикәр комы, какао салып бер минут кайнатырга, суытырга, аннары шул массаны икегә бүләргә. Берсенә вакланган чикләвек өстәргә, ә икенчесенә вакланган печенье кисәкләре һәм яхшылап болгатырга. Түгәрәк яки конус итеп ясарга һәм бер төрен вакланган вафлида, икенчесен какаода тәгәрәтергә, туңдыргычка куярга.

Конфетларны фольгага төрергә яки бушаган конфет тартмасына тутырырга мөмкин.


Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100