Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелхановадан "Королевская ватрушка"

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алсу Әбелханова балалар өчен пешергән "Королевская ватрушка" рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Алсу Әбелхановадан "Королевская ватрушка"
Камыр өчен: 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 бал калагы көпшәкләндергеч, 700 г катырылган атланмай.

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 4 йомырка, лимонның вак угычтан уылган сары тышчасы, 1 бал калагы ванилин, 1 стакан шикәр комы, бераз мәк орлыгы. Эчлек өчен барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга.
 Атланмайны угычтан уарга һәм барлык ингредиентларны кушып кул белән уарга. Валчыклы масса барлыкка киләчәк. Майланган табага валчыкның 1/3 өлешен тигез итеп сибеп чыгарга, эчлекне салырга һәм калган валчыкны өстенә, кырыйларына салып бетерергә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 50 минут пешерергә.

Җырчы Инстаграмда нәрсә пешерүләре, нәрсә ашаулары турында фотолар куюларын яратмавын белдергән. Әмма, пешерә белмиләр дип уйламасыннар өчен бер тапкыр шул темага фото куярга булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100