Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге

Төшке яки кичке ашка алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге әзерләсәгез бик тәмле булачак.

news_top_970_100
Алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге
Алабуга балыгын чистартырга, юарга, кипшетергә, эченә һәм тышына тоз һәм борыч сибәргә, онда әвәләргә һәм майлы табада ике ягын кыздырырга,15 минут сүрән утта таба капкачын ябып парландырып торырга.

Бәрәңгене әрчергә, урталай ярып суда пешерергә, тоз салырга. Бәрәңге пешкәч суын саркытырга, табага мулрак итеп май салырга, бәрәңгене тезәргә һәм суган турап салырга, кыздырырга.

Табынга төрле яшелчәләр яки салатлар белән бирергә мөмкин. Бу очракта кәбестә салаты белән тәкъдим итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100