|
ӘҢГӘМӘ
Фирая Захарова: «Үләннең шифасына ышанырга кирәк!»
06.09.2010 10:41
Халык медицинасы белән шөгыльләнүчеләр күп булса да, аларга ышанучылар әллә ни күп дип әйтә алмыйбыз. Үлән белән дәваланганчы, без тизрәк ялтыравыклы, заманча итеп төрелгән төймәләргә мөрәҗәгать итәргә яратабыз шул. Аларның файдасы тияме-юкмы, күп очракта белмибез дә. Ә менә үләннәр белән дәвалау остасы Фирая ханым Захарова: «Мин аптекададан дару алып эчәргә дә куркам!”, - ди.
Анонс
Якыннарыгызны "Intertat.ru"да котлагыз!
Поздравьте близких на сайте "Intertat.ru"! 30.04.2010 13:31
Кадерле дуслар! Якын кешеләрегезнең, туганнарыгызның, сөйгән ярыгызның
туган көне якынлашамы? Бәлки аларның тормышында тагын башка бик тә
шатлыклы вакыйга көтеләдер? "Intertat.ru” сайты аша аларга
котлауларыгызны юллый аласыз. Матур теләкләрегез язылган баннерны
“Intertat.ru” сайтына элү мөмкинлеге бар! info@intertat.ru адресына
языгыз.
Интерактив
Татар телен коткарырга кирәк!
31.08.2010 15:06
Әгәр татар телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә тел белән бергә тарих та, мәдәният та һәм татар теле белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Инде хәзердән үк матбугат битләрендә заказ буенча язылган язмалар дөнья күрә. Татар халкы юк ул, бу 130 этностан уйлап чыгарылган катнашма гына дип язалар. Бу халык исәбен алуда татар халкы үзен керәшен татарлары, ногайбәкләр, Казан, Уфа, Ульяновск, Түбән Новгород, Тубыл татарлары дип төрлегә бүленеп язсын өчен махсус оештырылган сәясәт. Әгәр үзебезне шулай бүлгәләп яздырсак, яман кешеләргә сөенеч ясап, юкка чыгу ихтималыбыз бар.
|
Һава. Акча. Тамаша
 Гадәттә, сентябрь урталарында табигатьтә «әбиләр чуагы» башлана. Быел исә «әбиләр чуагы» иртәрәк башланачак, ди белгечләр. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген — 8 сентябрьдә безне алмашынучан болытлы һава көтә, явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 12-15 градус җылы булачак.
МӘДӘНИЯТ |
|
|
Ниһаять, иң затлы, гламур татар яшьләренең үз танцполы булачак. Сүз тиздән Казан үзәгендә ачылачак өр-яңа татар яшьләре дискотекасы турында бара. Яшь вакытта һәркем гламур һәм матур булырга хыяллана, чөнки бу фактор яңа үрләргә омтылырга, яңадан-яңа уңышларга ирешергә ярдәм итә. Моны истә тотып, «Клюква» бар-клубы һәм «Lider» дискотекасы оештыручылары гламур татар яшьләре өчен моңа кадәр булмаган-күрелмәгән махсус проект тәкъдим итә.
Фикерләр: (0)
|
|
14 сентябрьдә Казанда Халыкара музей форумы башланачак. Мәгълүм булганча, быел Татарстанның Милли музеена 115 ел тулды. Әлеге зур чара да музейның юбилее уңаеннан уздырыла. Форумга Россия һәм якын чит илләрдән – Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Литвадан музей хезмәткәрләре киләчәк. Шулай ук Россиянең абруйлы ядкярханәләре – Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Рус музее, Россия этнография музее, Дәүләт Дарвин музеей җитәкчеләре дә чакырылган, дип хәбәр итә ТРның Мәдәният министрлыгы.
Фикерләр: (0)
|
|
Халыкара VI Казан мөселман киносы фестиваленә быел Татарстаннан 20 гариза кабул ителгән. Шуларның 9ы фестивальнең төп программасында катнашырга лаеклы дип табылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 мәртәбә күбрәк фильм дигән сүз.
Фикерләр: (0)
|
|
«Раян» мөселман музыкаль төркеме 5 сентябрьдә Болгарда туган көнен билгеләп узарга җыена. Бәйрәм программасында Болгар буйлап сәяхәт, намаз уку да каралган. Шулай ук, биредә «Раян» төркеме бер җырга клип төшерергә дә ниятли. Чарага барырга теләүчеләрне автобуста алып китәчәкләр, дип ышандыра оештыручылар.
Фикерләр: (0)
|
|
ДИН |
|
|
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Татарстан мәчетләрендә Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибен раслады. Ураза бәйрәме уңаеннан дини чаралар мәчетләрдә 9 сентябрьдә иртәнге сәгать биштә иртәнге намаз белән башлана. Кол Шәриф мәчетендә узучы бәйрәм чараларын “Яңа гасыр” каналыннан сәгать җидедә карарга мөмкин.
Фикерләр: (0)
|
|
Гарәп телле “Әл-Җәзира” каналы Кадер кичендә Казанда яшәүче 9 яшьлек Хизбула Борһановның Коръән укуын турыдан-туры бөтен дөньяга трансляцияләячәк. Коръәнне 4 яшьтән өйрәнә башлаган һәм бүгенге көндә аның алты өлешен яттан белүче малайны “Яңа гасыр” дан да карарга мөмкин. 5 сентябрьдән алтысына каршы төндә Кадер кичәсе уңаеннан Диния нәзарәте Кол Шәриф мәчетендә уздыра торган чараны “Яңа гасыр” беренче тапкыр туры эфирда күрсәтәчәк. Сәгать төнге уникенче яртыда башланып, беренче яртыга кадәр дәвам итәчәк тапшыруда өлкәннәрнең һәм балаларның догалар укулары, дини вәгазьләр, Исламга кагылышлы гыйльми чыгышлар көтелә, шулай ук мөнәҗәтләр әйтеләчәк.
Фикерләр: (0)
|
|
СӘЯСӘТ |
|
|
7 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Венесуэланың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле России Уго Хосе Гарсия Эрнандес белән очрашты. Әлеге чара республикабызның Хөкүмәт йортында узды.
Фикерләр: (0)
|
|
14-25 октябрьдә Россиядә зур һәм мөһим чара — Халык санын алу узачак. Россия — күп милләтле ил булу сәбәпле, халык санын алуда аның милли аспекты зур кызыксыну уята. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чара вакытында кешенең үз милләтен һәм туган телен билгеләү мәсьәләсе соңгы елларда шактый бәхәс тудыра. Бу аңлашыла да, чөнки халык санын алу илдәге халыкның милли составы турында мәгълүмат бирүче бердән-бер диярлек чара булып тора.
Фикерләр: (0)
|
|
ИКЪТИСАД |
|
|
«Татнефть»нең кече компаниясе - «Татнефть-АЗС» агымдагы елда күчмә ягулык станциясе булдырырга уйлаган. Аны төзелешен рөхсәт бирә торган барлык документларны җыелуга, 1 октябрьдә республикабызда үзенчәлекле ягулык станиясе сафка да басарга тиеш. Ул суда урнашып, барлык төр су транспортын ягулык белән тәэмин итү өчен ясала.
Фикерләр: (0)
|
|
Республикабызда басым үлчи торган датчиклар чыгара башлаулары ихтимал. Бу Татарстанның Алманиянең Дрезден шәһәрендә урнашкан ADZ-Nagano компаниясе белән төзелгән килешүе кысасында башкарылачак. Тулаем проект 50 миллион долларга бәяләнә.
Фикерләр: (0)
|
|
ҖӘМГЫЯТЬ |
|
|
Бүген Татарстанда 376 меңнән артык кеше төрле ташламаларга ия, шуларның 113 меңе социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы. Әмма бүген бушлай дарулар алу, шифаханәдә дәвалану, тимер юл транспортында түләүсез йөрү мөмкинлеге бирә торган социаль пакеттан файдаланырга теләүчеләр саны бик аз. Күпчелек акчалата компенсацияне өстенрәк күрә. Узган елны, әйтик, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучы гражданнар 69,6 процент исәпләнсә, быелның сентябрь башына андыйлар саны 73,3 процент тәшкил итә. Мондый саннар белән ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева таныштырды.
Фикерләр: (0)
|
|
Агымдагы елның гыйнвар-июль аенда «Казан» халыкара аэропорты хезмәтләреннән файдаланучылар саны арткан. Бу, халык кеременең бераз үсүенә генә түгел, җәен чит илгә чыгучылар күплегенә дә бәйле. Узган елның беренче 7 ае белән чагыштырганда, һава транспортын 49 процентка, ягъни 510 мең кешегә күбрәк сайлаган. Ил эчендәге рейларда сәфәр кылучылар быел -31 процентка, читкә чыгучылар 76 процентка арткан.
Фикерләр: (0)
|
|
INTERTAT-АВТО |
|
|
Якын арада Volkswagen машиналары ГАЗда җитештерелә башларга мөмкин. Бу хакта компаниянең идарә башлыгы Мартин Винтеркорн хәбәр итте. Алман автокомпаниясенең Горький автозаводы белән кызыксынуы Volkswagenның Калугада эшләп килүче заводының күәте җитмәве белән аңлатыла. Киләчәктә компания Калугадагы заводның икенче өлешен төзәргә уйлый. Ләкин бу әле ерак киләчәк эше. Яңа завод сафка басканчы Volkswagen компаниясе үзенең машиналарын ГАЗ конвейерларында җыярга ниятли.
Фикерләр: (0)
|
|
СӘЛАМӘТЛЕК |
|
|
Бүгенгә кадәр аптека булмаган кечкенә авылларның күбесендә фельдшер пунктлары булса да, аларда дару сатылмый иде. Ай башыннан Россия территориясендә гамәлгә кергән «Даруларның әйләнеше турында»гы закон бу ситуацияне якын киләчәктә үзгәртергә тиеш. Яңа закон нигезендә 1 сентябрьдән башлап мондый пунктларда дару сатырга рөхсәт ителә, моның өчен авыл фельдшерының нибарысы квалификация күтәрү курсларын тәмамлавы гына таләп ителә.
Фикерләр: (0)
|
|
Узган атна азагында Татарстанда «Донорлар шимбәсе» акциясе узды. Әлеге акциядә казанлылар, шулай ук республиканың башка шәһәрләре халкы да катнашты. Бу көнне канны Татарстанның барлык кан хезмәте учреждениеләрендә генә түгел, шулай ук мобиль кан тапшыру станцияләрендә дә тапшырырга мөмкин иде. Барлыгы «Донорлар шимбәсе» акциясендә 268 кеше катнашты, алар тарафыннан 106,8 литр кан тапшырылды.
Фикерләр: (0)
|
|
МӘГАРИФ |
|
|
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укучыларны, мөгаллимнәрне һәм ата-аналарны 1 сентябрь - Белем көне белән котлады.
Фикерләр: (0)
|
|
Тиздән - 1 сентябрь. Димәк, Россиядә мәктәп парталары артына кабат 10 миллион укучы утырачак. Ә бер миллионнан артык инсан тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 2010 елның май аенда чыгарылыш сыйныф укучылары «Выпускник Года учителя» акциясендә катнашкан иде. 200 меңннән артык 11 сыйныфны тәмамлаучылар «Укытучы елында мәктәпне тәмамлаганнар» дигән үзенчәлекле тамга һәм дипломнар алган иде.
Фикерләр: (0)
|
|
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, ТАТАР? |
|
 |
Америкада яшәүче һәм иҗат итүче татарның танылган композиторы Мәсгудә Шәмсетдинованың өр-яңа җыентыгы чыкты. Америка җирендә дөньяга аваз салган музыкаль җыентыкта Мәсгудә апа океан артындагы бишек көйләрен туплаган. Җыентыкның исеме «Lord Blow the Mooh Out» («И Ходаем, айны сүндер, балам йоклый»). Композитор сүзләренә караганда, бу атама инглиз телендә үтемле яңгырый, чөнки әлеге сүзтезмәләр борынгы инлиз телендәге бишек җырыннан алынган.
Фикерләр: (0)
|
|
Эстониянең Пярну шәһәрендәге татар мәдәнияты җәмгыяте рәисе, шәһәр мэриясе каршындагы «түгәрәк өстәл» әгъзасы Иралия апа Касыйм-Калошина Пярну шәһәрендә инде 35 ел гомер итә. Күптән түгел генә биредә зурлап Шәһәр көнен билгеләп үткәннәр. Иралия апа сөйләвенчә, төрле милләт вәкилләре башта фонтаннар мәйданында концерт куйган, аннан соң алар «POSTIPOIS»та үзләренең милли ашларын тәкъдим иткән.
Фикерләр: (0)
|
|
МИЛЛӘТ |
|
|
27-30 августта башкалабыз Казанда ике елга бер тапкыр үткәрелә торган IV Бөтендөнья татар яшьләре Форумы узды. Быел Форумга Татарстан, Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 538 делегат җыелды. Чараның тантаналы ачылышы Казанның «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә узды, анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Фикерләр: (0)
|
|
СПОРТ |
|
|
Каһирәнең Әл-Әзһәр университеты дин галимнәре спортчыларга ураза тотмаска да мөмкин, ди. Дин галимнәре фикеренчә, әгәр дә футбол мөселман спортчыларының бердәнбер яшәү чыганагы һәм шушы ай эчендә матчлары була икән, андыйларга уразаны бозарга мөмкин, дип саный. Спорт һәм дин, спорт һәм ураза, спортка ислам дине ничек карый, дин күзлегеннән спорт белән шөгыльләнү кирәкме, Рамазан аенда спортчылар уразаны боза аламы һәм башка мәсьәләр хакында Кол Шәриф мәчете имам-мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Бакиров белән сөйләшү алып бардык.
Фикерләр: (0)
|
|
Василий Мосин: первая медаль за 15 лет!
Күптән түгел Германиянең Мюнхен шәһәрендә стендка ату буенча дөнья чемпионатты үтте. Әлеге ярышларда күренекле якташыбыз Василий Мосин икенче урынны яулады һәм Россия җыелмасына Олимпия уеннарына тагын бер юллама алуга иреште.
Фикерләр: (0)
|
|
САНДЫК |
|
 |
Секреты казанского дракона
Казан шәһәрнең гербында нинди хайван урын алган? Кайдан барлыкка килгән соң ул? Зилант (татар телендә - елан) - еланныкы сыман койрыклы, канатлы бер зат. Татар мифологиясендә ул зур чагылыш тапкан. Бу исемгә бәйле халыкта бик күп риваятьләр йөри.
Фикерләр: (0)
|
|
ТУТАШ КӨНДӘЛЕГЕ |
|
|
Без көзге алдында бер-ике тарак күрергә ияләнгән. Чәчне ашыгып тарыйбыз да, эшкә чыгып йөгерәбез. Ә беләсегез килсә, үзен хөрмәт итә торган һәр хатын-кыз кул астында берничә тарак тотарга тиеш. Гадәти тарак, юеш чәчне тәртипкә китерер, маска сөртер өчен һ.б.
Фикерләр: (0)
|
 |
Алоэ: для кожи лица и волос
Тәрәзә төбендә үсеп утырган гади генә алоэның файдалы икәнен белсәк тә,
аны чын-чынлап кулланырга ашыкмыйбыз. Әлеге үсемлекне косметологлар
һөнәри максатта тикмәгә генә кулланмый бит — аның файдасы иксез-чиксез.
Фикерләр: (0)
|
|
|
Всемирный Форум татарской молодежи

|